Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев ифтар мәҗлесендә катнашты
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев ифтар мәҗлесендә катнашты

Мәжлес Киез итек-киез комбинатының кафесында оештырылган иде.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев Кукмарада оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашты. Мәҗлес Киез итек-киез комбинатының кафесында оештырылган иде. 

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Ифтар мәжлесендә катнашты

«Ел саен шулай ифтар мәҗлесе үткәрәбез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да республикакүләм ифтар уздырыла. Бүген монда имамнар, эшмәкәрләр, районыбызның төрле өлкәдә әйдәп баручылары, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннары чакырылды. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Барчабызга да тыныч күңел белән, сәламәт булып яшәргә насыйп булса иде», — дип, мәҗлесне башлап жибәрде Сергей Димитриев. 

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Ифтар мәжлесендә катнашты

Ифтар вакыты житүгә табынга куелган җимеш һәм су белән авыз ачтылар. 

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Ифтар мәжлесендә катнашты

Камышлы авылы имамы Илнур хәзрәт азан әйткәч, ир-атлар һәм хатын-кызлар өч рәкагать Ахшам намазы укыдылар.

фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев