Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы яшьләр белән очрашты

Бүген “Галактика” балалар иҗат үзәгендә район башлыгы Сергей Димитриев районыбыз яшьләре, студентлар, мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашты.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, "Әсәнбаш Агро" җәмгыяте җитәкчесе Рафис Баһаветдинов, район кулланучылар идарәсе җитәкчесе Илназ Зарипов, эшмәкәр Райнур Газизов һәм башкалар чыгыш ясады, яшьләр исә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. 
- Зур шәһәрләрдә үзеңне реализацияләү бик авыр, күп кеше анда киткәч югалып кала. Ә районда тормыш көтү, югары дәрәҗәләргә, куйган максатларыңа ирешү, үз эшеңне булдыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - диде Сергей Димитриев. – Моннан берничә ел элек очрашу вакытында яшьләрне парк, скверлар, ял итү урыннары, кинотеатр һәм башкалар кызыксындырды. Әлеге теләк-тәкъдимнәрнең күп өлеше тормышка ашырылды. Әмма моның белән генә тукталып калмаска, алга атларга кирәк. Бүген дә сездән сораулар, тәкъдимнәр көтәм. Кукмараны нинди итеп күрәсез? Гомумән, һәр кешенең максаты булырга һәм ул аны күзаллап эш итәргә тиеш. Кая гына барсак та, Кукмара халкы турында һөнәрле, эшчән, тырыш, булдыра торган дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ә бу югары дәрәҗәне югалтмас өчен тырышып эшли торган яшьләрнең районда калуы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk