Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмара «2021 елда уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектлар» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Конкурста илнең төрле төбәкләреннән барлыгы 300дән артык проект катнашты.

Түбән Новгородта узган кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумында «2021 елда уңайлы мохит булдыру буенча иң яхшы проектлар» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр. Җиңүчеләр арасында Кукмара да бар. Бу хакта Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.

Конкурста илнең төрле төбәкләреннән барлыгы 300дән артык проект катнашты. Шуның 160ы финалга чыкты. Әлеге проектлар 2022 һәм 2023 елда гамәлгә ашырылачак.

Кукмара «“Кече шәһәрләр” номинациясендә “Кукмара витриналары. Ворошилов һәм Ленин үзәк шәһәр урамнарын ревитацияләү» объекты белән җиңеп чыкты.

фото: https://www.instagram.com/sergeidimitriev/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев