Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Композитор Фасил Әхмәтовның тууына — 90 ел

Шул уңайдан Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хәбибрахманова мәдәният йортында «Моңнар булып кайттың син безгә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырды.

Якташыбыз, татар халкының данлыклы улы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Россиянең Глинка исемендәге, Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, композитор Фасил Әхмәтовның тууына быел — 90 ел. Шул уңайдан Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хәбибрахманова мәдәният йортында «Моңнар булып кайттың син безгә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырды. 

Фасил аганың җаннарны тетрәндерерлек җыр-моңнары, еллар аша узып, киләчәккә таба бара. Кичә Кәркәүч балалар бакчасының нәни артистлары башкаруындагы «Тал песие» җыры белән башланып китте. Билгеле булганча, балалар гына түгел, олылар да аның иҗатын бик ярата. Сәхнәдә Фасил ага иҗат иткән моңлы ядкәрләр — «Назлы гөлкәем» җырын Таһир Исмәгыйлев, «Китәсез дә мени, аккошлар»ын Кәркәүч мәктәбе укытучылары башкарды. 

...Тирә-якта дан тоткан гармунчы Әхмәтгәрәй белән Бибисара апа гаиләсендә дөньяга аваз салган сабыйга Фасил дип исем кушалар. Соңрак, үсеп буйга җиткәч: «Әти миңа музыкаль исем кушкан: фа һәм соль», — дип шаяртырга ярата торган була Фасил ага. Аның гармунга мәхәббәте әтисе сугышка киткәч башлана. Газиз кешесе бүләк итеп калдырган гармунда, аның киңәшен тотып, бик тиз көйләр отып алырга, оста итеп уйнарга өйрәнә ул. Тора-бара авылның йөзек кашына әйләнә, аулак өй, мәҗлесләрнең берсе дә аннан башка үтми. Туганы Миннәхмәт әфәнде Зәкиев:

«Яшь чакта клубта күңел ачар өчен, яшьләр Фасилне үзләре белән алып төшәләр дә, кайтыр вакыт җиткәч, онытып калдыралар. Ул әнисе каршы алырга төшкәнче көтәргә мәҗбүр иде», — дип хатирәләргә бирелде. 

Ни кызганыч, малай сабый вакытта салкын, таш идәндә яланаяк әнисенең эштән кайтканын көтеп утырып, аякларына салкын тидерә. Әмма аяныч хәл булачак композиторга талантын үстерү өчен комачау итми, егет Казанның музыка училищесына укырга керә. Ул үзеннән соң тирән эз калдыра, гади генә язылган шигырьләргә җан өреп, бик матур җырлар тудыра. Озак еллар Кәркәүч мәктәбендә директор булып эшләгән ветеран укытучы Илгиз Әхмәтҗанов сөйләвенчә, үзе исән чакта ук Фасил ага халыкның мәхәббәтен, ихтирамын тоеп яши. 

1993 елның май аенда аның исемен йөрткән музыка фестиваленә Кәркәүч авылында нигез салына. Анда Фасил ага үзе дә катнаша. Эстафетаны районның башка мәктәпләре кабул итеп ала. Музыкаль бәйгедә җиңү яулаучылар лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек була, грамота һәм бүләкләрне композитор кулыннан алу бәхетенә ирешә. 2002 елдан Фасил Әхмәтов фестивале Кукмара районы һәм Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренең яшь талантлары катнашында Сабада үткәрелә башлый. 

Якташыбыз исемен мәңгеләштерү йөзеннән, республикабызда зур эшләр башкарыла. Башкалабыз Казанда Фасил Әхмәтов исемен йөртүче урамның булуы, Дәрвишләр бистәсендә музей ачылу да — шуның ачык мисалы. 2001 елның 19 ноябрендә районыбызның Кәркәүч мәктәбенә дә Фасил Әхмәтов исеме бирелде. 

Композитор хакында Роза Хакова, Дамир Рафыйков, Фатыйма Гарифуллина, Асия Мөхетдинова истәлекләре белән уртаклашканда, Фасил аганың бик юмор җанлы, һәрнәрсәгә елмаеп караучы шәхес икәнлеген дә билгеләп уздылар. 

Бөтен дөнья чәчәккә күмелгән ямьле яз аенда дөньяга килгән асыл зат алтын көз көнендә безнең арадан мәңгелеккә күчте. Фасил ага үзе: «Вакыты җиткәч, нишлисең, үзебез дә бу фани дөньядан китеп барырбыз. Ә яхшы җырның гомере озын, яхшы җыр бездән соң да калыр», — дип язган иде. 

Җыр-көйләрең, моңнарың безнең күңелләрдә һәрвакыт сакланыр, буыннардан-буыннарга күчә барыр, Фасил ага.

Илзия ХАРИСОВА, Кукмара үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев