Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Комиссариатта хәрби исәптә торучы кукмаралылар мобилизацион резервта булу өчен килешү төзи ала

Әлеге төр хезмәт белән тулырак таныштыру өчен вакытлыча район хәрби комиссары вазыйфасын башкаручы Васыйл Хәләүтдиновка мөрәҗәгать иттек.

Армия хезмәте узып, Ватан алдындагы изге бурычны үтәгәннән соң, ир-егетләр 50 яшькә җиткәнче хәрби комиссариатта исәптә торалар һәм запастагы гражданнар дип йөртеләләр, хәрби өйрәнүләр вакытында мобилизацияләнәләр.

Хөкүмәт карары нигезендә Россия Федерациясе саклану министрлыгы белән килешү төзүчеләр, тыныч тормыш шартларында оештырылучы өйрәнүләрдә катнашып, мобилизация вакытында үзләренең хәрби частьларына бара һәм хәрби пенсия алганчы шунда хезмәт итә ала.

Әлеге төр хезмәт белән тулырак таныштыру өчен вакытлыча район хәрби комиссары вазыйфасын башкаручы Васыйл Хәләүтдиновка мөрәҗәгать иттек.

- Гражданнарның мобилизация резервы бары тик армиягә барып кайтучыларга гына кагыла. Ул бернинди сугышлар, хәвеф-хәтәрләр белән дә бәйле түгел, - ди Васыйл Хасим улы. - Без запаста торучы гражданнарны комиссариатка чакырабыз һәм алардан: “Мобилизация резервында булырга теләмисезме?” – дип сорыйбыз, хезмәтнең шартларын, өстенлекләрен аңлатабыз. “Миңа армия, хәрби хезмәт ошый, килешү төзер идем”, - дигән җавап алынса, әлбәттә, документларны туплау эшләре башлана.

- Хезмәтнең үзенчәлеге нидән гыйбарәт?

- Резервта тору өчен килешү хәрби хезмәт узган гражданнар белән төзелә. Болар: 42 яшькә кадәрге солдат, сержант, прапорщиклар, 47 яшькә кадәрге кече лейтенант, лейтенант, өлкән лейтенант, капитан, капитан-лейтенантлар, 52 яшькә кадәрге майор, 3 ранг капитаны, подполковник, 2 ранг капитаннары. Килешү төзүче ниндидер оешма-предприятиедә хезмәт куярга яисә бөтенләй эшсез булырга мөмкин.

Татарстанда резервчыларны җыю урыны Казандагы танк училищесы базасында урнашкан. Медицина тикшеренүе узып, сау-сәламәт дип танылганнан соң, гариза, паспорт, хәрби билет, анкета, автобиография, хезмәт кенәгәсе күчерелмәсе, белем турындагы документ, хезмәт характеристикасы белән шунда барасы була. Командир белән очрашып сөйләшкәч, документлар тикшерелеп, аттестация комиссиясе утырышында барысы да уңай дип танылгач, ике арада килешү төзелә. Гражданнарның резервта булуы хәрби вазыйфага билгеләнүне, хәрби исем, аттестация һәм квалификация имтиханын бирүне, шулай ук хәрби җыеннар вакытында оператив, мобилизация һәм хәрби әзерлек чараларында катнашуны күздә тота.

- Мобилизация резервында торучыларга хезмәт хакы түләнәме?

- Әлбәттә. Килешү төзегән гражданнар айга ике-өч көн шөгыльләргә, ә елга бер тапкыр җыенга барырга һәм анда әзерлек узарга тиеш була. Әзерлек барышында штат коралларында һәм тулы бер подразделение составында хәрби күнекмәләр камилләштерелә.

Контракт төзегән гражданнар хәрби җыеннар үтүгә бәйле айлык акчалата түләүләр ала. Моннан тыш, резервчыларга хәрби җыеннарда булган вакытта даими эш урыныннан уртача хезмәт хакы түләнә.

Эш бирүчеләр резервчыларга теләктәшлек күрсәтә һәм мобилизация резервының барлык чараларында катнашу мөмкинлеге бирәләр. Уку җыеннарында, күнекмә дәресләрендә катнашкан көн өчен хезмәткәргә хезмәт хакы түләгән эш бирүчегә Россия саклану министрлыгы тарафыннан компенсация каралган.

Хәрби хезмәткәрләр, хәрби җыеннарга чакырылган гражданнарга кием-салымны танк училищесы бирә, шулай ук алар туклану белән тәэмин ителәләр, юл хакын исә саклану министрлыгы күтәрә.

- Килешү ничә елга төзелә?

- Мобилизация резервында булу турындагы беренче килешү өч елга төзелә. Ә инде яңа контракт өч, биш елга, яисә запаста булу вакыты җиткәнчегә кадәр төзелергә мөмкин. Килешүдә гражданинның резервка ирекле керүе, шулай ук анда булу вакыты һәм шартлары теркәлә.

Контракт төзегән кешеләргә лаеклы финанс мәсьәләсе, Россия Федерациясе саклану министрлыгының югары уку йортларына җиңелләштерелгән рәвештә укырга керү, карьера үсеше, хәрби техника йөртү күнекмәләренә өйрәнү, коралларның барлык төрләреннән ату, квалификацияле медицина хезмәте күрсәтү һәм башкалар гарантияләнә.

фото: "Татар-информ" МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев