Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Княгорда җиңел атлетика буенча “Княгор тавы” дип аталган беренче ачык кросс узды

Ярыш Мари Герое көненә багышлап үткәрелде.

Мари халкы гомер итүче кечкенә генә Княгор авылында үткән шимбәдә үзе спорт, үзе җыр, үзе очрашу-танышу бәйрәме узды. Көне дә алдан заказ биреп куйган кебек матур иде: җил дә вакытында исеп алды, кояш нурлары да җәй якынлашканын сиздереп иркәләде.

...Шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Марий Элның Сернур бистәсендә яшәүче, спортның бу төре белән 12 яшендә дуслашкан Юрий Ахтямовның күңеленә туганнары, якташлары яшәгән кече туган җире – Княгорда йөгерү буенча ярыш үткәрү фикере туа. 63 яшендә дә үзен “формада тотып”, көн саен 13, хәтта 21 чакрымны буйсындырган якташыбыз, озакка сузмыйча, оештыру эшен башлый. Аның бу тәкъдимен башкалар да күтәреп ала.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына, Мари Герое көненә багышлап үткәрелгән җиңел атлетика буенча “Княгор тавы” дип аталган беренче ачык кросска безнең район йөгерешчеләреннән тыш, Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан, күрше Саба, Балтач, Арча, Әгерҗе районнарыннан да җиңел атлетлар килде. Шуңа күрә аны, спортчыларның үзара танышу-аралашуы дип, һич икеләнмичә бәяләргә була. Ә ачык сәхнәдән удмурт, татар, мари җырларын башкарган Иске Юмьяның “Радуга”, Югары Арбашның “Асылъяр”, Поч.Кучукның “Кна вел” ансамбльләренең чыгышлары әлеге чараны тагын да бизәде.

 Поч.Кучук авыл җирлегендә спортны үз итүчеләр шактый. Йөгерү буенча Халыкара класс­лы спорт остасы Николай Гаврилов, биатлон буенча спорт остасы Петр Зайниев, чаңгыда узышу буенча спорт остасына кандидат Сергей һәм Лев Изулановларны үстергән төбәк бу. Бүгенге көндә Синерьда яшәүче Николай Гавриловның катнашучыларга уңышлар теләп сәламләве дә матур бер мизгел булды.

Бу көнне старт сызыгына барлыгы 121 йөгерүче басты. Аларның иң кечкенәсе – Кукмарадан Йосыф Фәйзрахмановка биш яшь булса, иң өлкән спортчылар – Шәмәрдәннән 58 яшьлек Равия Фәтхетдинова, Нырьядан 68 яшьлек Валерий Павловлар иде. Йосыф дигәннән, бу көнне аның абыйсы Сөләйман, апасы Газизә дә бер чакрым араны йөгереп уздылар. Ике яшьлек энеләре Салих исә балалар коляскасыннан тын гына аларны күзәтте.

Ярышларның баш хөкемдары Вячеслав Сайфутдиновның сыбызгысы ярышны ачык дип игълан иткәннән соң, беренче йөгерешчеләргә – 2013-2014 елгы малайларга старт бирде. Мәктәп укучылары өчен яшь аермалары буенча 1 һәм 2 чак­рым араны үтү каралган иде. Дистанцияне узганда үзәк урамның ташлы юлы, бәрәңге бакчалары артындагы басу юлы аша йөгерергә туры килсә дә, күпләр сынатмады, тиешле вакытка сыешты. Ә инде 4 чак­рым дистанцияне үтүчеләргә, чын мәгънәсендә, үрләр яуларга туры килде. Турнирның исеме үк әйтеп тора: “Княгор тавы”. Алда әйтеп узган урам һәм басу юлы аша үткәннән соң, аларга үр төшеп, әлеге 135 метр озынлыктагы текә Княгор тавын йөгереп менәсе һәм тагын берәр чакрым араны басу юлыннан узасы иде. Кыскасы, кроссның бөтен “гүзәллеге”н үзләре аша үткәрде алар. Текә җирдән күтәрелгәндә хәтта иң көчлеләре дә, туктап, кызу адымга күчәргә мәҗбүр булды. Шунысы да бар: ярышның ачылу тантанасында Кукмара районы мариларының Карты Леонид Искаков тау аша үткәндә спортчыларның изге урыннардан йөгереп узачакларын һәм, туктап алып, рәхмәт әйтергә кирәклеген дә искәртте. Ярышларда катнашучылар үз дистанцияләрен уңышлы узсын өчен, мари телендә дога укыды.

...Княгорның ямь-яшел чирәмле, инде алмагачлары чәчәк аткан тын урамнарын үтеп, авыл очына чыксаң, алда әйтеп үткән тауга һәм быелгы инде беренче орлыклар салынып эшкәртелгән басуга килеп чыгасың. 4 чакрым араны үтеп килүчеләрне шушы ноктадан күзәттек. Ерактан ук бер йөгерешче күренде. Озакламый икенчесе дә. Нәкъ менә безне узып киткәндә икесенең дә көчләре бертигез икәнлеге, арттан килүчесенең хәтта беренче булырга өмет барлыгы да күренде. Ялгышмаганбыз, чынлап та, шулай булып чыкты: Камышлыдан Руслан Хафизов әлеге авыр дистанцияне 14 минут 39 секундта килеп, финишны беренче булып узды.

Хатын-кызлар арасында Кизнердан Евгения Шубина чемпион калды. 4 чакрымны 20 минут 38 секундта үтте ул.

 – Без – гаиләбез белән сәламәт тормыш рәвешен яклаучылар һәм башкаларны да шуңа өндәүчеләр, – диде ул бер кат “тын” алганнан соң. – Бүген стартка ирем белән бергә бас­тык. Мәктәп яшендәге өч балабыз да – спортчылар. Бергәләп районыбыз данын республика, төбәкара ярышларда яклыйбыз. Бүгенге ярышның оештыру моменты ошады, бернинди каударлану, ашыгу юк, тыныч кына теркәләсең, номер аласың. Барысын да яхшылап аңлаталар. Ә дистанциягә килгәндә – ул искиткеч. Чынлап та, “Княгор тавы” дигән исемне аклады. Шунысы да күңелле: бу көнне мари халкына татар дуслары кунакка кайтты, бергәләп йөгерде. Удмурт белән мари, рус апасы, абыйсы авыл халкы көче белән әзерләнгән табында сыйланды. Матур концерт карады. Кыс­касы, искиткеч рәхәт спорт бәйрәме булды.

Үз яшьтәшләре арасында чемпион калган (4 чакрымны 18 минут 14 секундта үтте), Марий Эл Республикасының Мари Арбор якларыннан килгән 44 яшьлек Андрей Васинкин турында аерым тукталмыйча булмый. Ул да бу көнне ике улы белән килгән иде. Ростислав та, Максим да, үз яшьтәшләрен узып, чемпион исемен алдылар. “Без көн саен ерак араларга йөгерергә чыгабыз, улларыма матур үрнәк күрсәтә алуым белән горурланам”, – диде ул, елмаеп.

Шәхсән миңа аеруча ошаган бер күренешне язып үтмичә китә алмыйм. Инде турнирның лидерлары финиш сызыгын үтеп, берникадәр вакыт узганнан соң, авыл урамы буйлап йөгереп килүче төркем күзгә чалынды. Югары Күзмис авылының клуб мөдире Людмила Дмитриеваны якташлары, ярышта катнашкан Нырья мәктәбе укучылары Яков, Адилә, Тимур һәм Альбиналар саклап, яклап, аңа көч биреп, аның белән бергә финишка кадәр йөгереп килделәр. Менә кайда ул дуслык, ихтыяр көче һәм нык­лык. Мондый яшьләр үскәндә, димәк, киләчәгебез өметле әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев