Киң күңелле Ләбибә
Тормышында зур сынаулар кичергән хатын ул.
Хезмәт елларыбыз бер чоргарак туры килгән якын танышым Ләбибә Талипова белән шактыйдан күрешкән юк иде. Бер авыл мәчетендә очрашу насыйп булды, һәм без күрешергә сүз куештык.
Йорты элек күргәндәгечә түгел икән инде: зурайтылган, иркен аш-су бүлмәсе, веранда, мунчага өйдән керешле, бакчада матур беседка күренеп тора. «Балаларым тырышлыгы», — ди үзе Ләбибә.
Тормышында зур сынаулар кичергән хатын ул. Биш баласы да мәктәптә укыганда, ире үлеп китә. Бу югалтуның авырлыгын ул үзе генә белгәндер. Балаларына ятимлек ачысын сиздермичә, гаилә учагын сүндермичә яшәргә көч таба, гаиләсен матди яктан тәэмин итү өчен, берьюлы өч урында эшли. Балаларны аякка бастырырга кирәк бит! Алай гына да түгел, җәмәгать туклануы системасындагы әйбәт кенә эшеннән Кукмарадагы гимназиягә идән юучы булып күченә. Нигәме? Чөнки биш баласы да биредә укый.
«Шуларны күз уңында тоту өчен, эш урынымны алыштырдым. Мин аларның һәр адымын белеп тордым», — ди үзе. Моны Ана батырлыгы дими, ни дисең?!
Нинди генә кыенлыклар килгәндә дә күңеле суынмый Ләбибәнең. Яшәү ямен балаларын тәрбияләүдә таба. Алар барысы да тәртип яратып, эшкә өйрәнеп, әдәпле, мөстәкыйль булып үсеп җитәләр. Һәркайсы институт тәмамлый (кайберсе икешәрне дә). Әйбәт эшләрдә хезмәт куялар, атна саен чиратлашып ана йортына кайтып, булышып йөриләр. 9 оныкның яраткан әбисе дә хәзер Ләбибә.
Бөтен матурлык, сабырлык, яхшылыкны мәрхәмәтле йөрәгенә сеңдергән Ләбибә яшәү ямен йөрәк җимешләре — балаларын тәрбияләүдән тыш, башкалар турында кайгырту, ярдәм итүдән дә таба.
Өлкәнәйгән көнендә ялгыз калган әтисе Төркәштә берүзе яшәвен дәвам итә. Ләбибәнең күптәннән: «Сыерын кышка монда алып киләм, җәйгә кире кайтарып куям», — дип сөйләгәне истә. Соңыннан сыер бөтенләйгә Кукмарада кала. Кызының кадер-хөрмәтендә яшәп, әтисе 94 яшендә бакыйлыкка күчә. Төркәштәге йортны туганнары белән карап торалар, елга бер җыелып, ял итеп, мәрхүмнәре рухына Коръән укытып торалар. Бу электән килә торган гореф-гадәт икән. Быел 48 кеше җыелганнар. Күпләр өчен туганлыкның нинди матур үрнәге бит!
Кукмараның Комаров урамында яшәүче Рәйдә Абдуллина авырып киткәч, Ләбибә ялгызы яшәгән, туганнары читтә булган, Төркәштә күрше булып торган әлеге элеккеге күрше апасын тәрбияләүгә алына. Ләбибә, көн дә диярлек барып, урын өстендәге әлеге хатынны ике ел буена социаль хезмәткәр белән карый, юындыра, ашата. Аягы киселгәч, Рәйдә үлеп китә. Васыятен үтәп, аны туган туфрагында җирләүне оештыра Ләбибә, ашларын уздыра. Әле аңа кадәр 15 ел тәрбияләгән Рәхимә апасы да бар иде бит, шулай ук чит кеше иде. Боларны башкарырга нинди олы йөрәкле булу кирәк!
Балалары үскәндә яклауга мохтаҗ кеше булса да, бервакытта да зарланып, ярдәм сорап килгәнен хәтерләмим мин аның.
Ләбибә белән бергә ул вакыттагы республика җитәкчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуга баруыбыз да матур хатирә булып саклана. Ләбибә проблемалы гаиләләр белән эшләүдә ярдәмче булды. Шундый гаилә әниләрен аның йортына чәйгә җыеп, тормышын күрсәткән идек.
...Инде 70кә таба җитеп килсә дә, һаман элеккеге Ләбибә икән. Мин анда булган көнне дә Кукмара гимназиясенең 9 сыйныф кызлары укытучылары Эльмира апалары белән, сәйлән белән чигәргә өйрәнү өчен, Ләбибә янына килеп керделәр. Ә аның өендә буш дивар юк та диярлек. Чигелгән картиналар, чәчәкләр, бер диварны тутырып торучы нәсел шәҗәрәсе... Аны кызыксынып караганда 7 буынга кадәр әби-бабаларыбызны белергә тиешбез, дигән сүзләр искә төшә.
Ләбибә Нурулла кызы дин юлында. Ике мәртәбә Хаҗ кылып кайткан.
«Дин юлында булуның савабыннан тыш, сәламәтлеккә зур файдасын күрәм, күңелемә тынычлык, сабырлык алам, күңелсез уйлардан арынам», — ди ул.
Ләбибә, гомумән, төрле яклап бик актив, тынгысыз кеше. Элек тә төрле чараларда кайнаша иде. Хатын-кызлар спартакиадасында җиңү яулаганы истә (ул вакытта төрле чараларны бик күп уздыра идек). Өйнең бер почмагында медальләр элеп куелган, хәзергеләре — гер күтәрүдә, кул көрәшендә, чаңгы ярышында беренче килгән өчен. Балалары, кодагые белән турист буларак чит илгә дә барып кайткан.
Ләбибәнең инде шаккаттыра торган ягы юктыр дип уйлаган идем. Ялгышканмын, бар икән. 65 яшендә автомәктәптә укып, машина йөртү таныклыгы алган, хәзер машинада җилдерә. Машинасын, әлбәттә, пенсионер әниләренә балалары бүләк иткән. Таныш-белешләрнең кайсы кая барасы булса, аңа мөрәҗәгать итә. Мине дә ялт итеп алып кайтып куйды.
Ләбибәнең иң зур бәхете — һичкемгә дә ачу тотмавындадыр, киң күңелле, намуслы, оптимист, иманлы, шәфкатьле, йөрәкле булуындадыр. Үзеңне әйләндереп алган матурлыкка сөенеп, балаларың-оныкларың өчен куанып, тынычлыкта, сау-сәламәт булып, озак яшә әле, дустым Ләбибә!
Рәйсә БАҺАВИЕВА
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев