Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Йөрәк ишемиясеннән үлгән ирләрнең 81 проценттан артыгы тәмәке тарткан

Табиб киңәше.

Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрдә тромбоз һәм аның авыр нәтиҗәләре – инфаркт, инсульт куркынычы зуррак. Тәмәке тартучыларга аеруча куркыныч яный – йөрәк ишемиясеннән үлгән ирләрнең 81 проценттан артыгы (45 яшькә кадәр) тәмәке тарткан. Бу хакта Бөтендөнья тромбозга каршы көрәш көне алдыннан Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни-тикшеренү институты директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш аритмологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Елена Глухова сөйләде, дип яза «Российская газета».

 

Тромбозны профилактикалауның төп чараларының берсе – тәмәке тартудан баш тарту. «Тәмәке төтене кан тамырларының эчке тезелешенә зыян китерә, һәм аңа, кристалллар төзү буенча балалар уенындагы кебек, начар нәрсәләр ябыша, холестерин оеша. Начар холестерин да куркыныч факторы, һәм атеросклерозга каршы көрәш тромбозны профилактикалау өчен тәмәке тартуга каршы көрәш кебек мөһим шарт», – ди табиб Голухова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев