Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Җиңү көне» җыры беренче тапкыр татар телендә башкарылды

Татарстан Республикасы «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонына кушылды.

Татарстан Республикасы Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» Бөтенроссия марафонында кушылды. Флешмобта катнашучылар «Җиңү көне» җырын беренче тапкыр рус һәм татар телләрендә башкарды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Казан мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева белдерүенчә, Идел буе федераль округында Бөек Ватан сугышына багышланган җыр флешмобы уза. Әлеге акция Идел буе федераль округы төбәкләрен берләштерергә мөмкинлек бирәчәк һәм барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген саклаячак.

«Җиңү көне» җырын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, Татарстанның атказанган артистлары Әлфис Галиуллин һәм Эльвира Галиуллина, «Голос. Дети» проектында катнашкан Айгөл Вәлиуллина, шулай ук мәдәният институты укытучылары, доцентлары һәм магистрлары башкарды.

Артистлар әйдәп баручы региональ мәдәният, фән, мәгариф һәм сәнгать үзәге – Казан мәдәният һәм сәнгать институты, шулай ук Казан Кремле диварлары, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында чыгыш ясады.

«Һәр артист Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция һәм флешмобларда бик теләп катнаша дип уйлыйм. Бу – безнең сугыш ветераннары, бабайларыбыз һәм әтиләребезгә рәхмәт һәм хөрмәт билгесе. Алар үзләренең яшьлеген, сәламәтлеген һәм көчләрен кызганмыйча Җиңү таңын якынайтты», - диде Винера Ганиева.

Аудио һәм видеоролик республика гаммәви мәгълүмат чараларында, шулай ук #нашденьпобеды, #песнипобедыПФО хэштеглары белән сайтларда һәм социаль челтәрләрдә трансляцияләнәчәк. Татарстан Республикасы эстафетаны Түбән Новгород өлкәсенә тапшырды.

фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев