Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Кукмара бала тудыру йортында дөньяга килгән сабыйны каршы алу тантанасы узды
Соңгы яңалыклар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Кукмара бала тудыру йортында дөньяга килгән сабыйны каршы алу тантанасы узды

Зур Кукмарадан Гөлнара һәм Илдус Әхмәтҗановлар өченче тапкыр әти-әни булдылар

Иртәгә, 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген районның бала тудыру йортында тантаналы вакыйга булды: 1 июльдә дөньяга аваз салган сабый белән әнисен өйләренә чыгардылар. 

Зур Кукмара авылында яшәүче Гөлнара һәм Илдус Әхмәтҗановлар өченче тапкыр әти-әни булдылар. Нәни Ильясның авырлыгы – 3 килограмм 90 грамм, озынлыгы – 50 сантиметр. 

“Менә җиденче оныгыбыз – Ильясны каршы алырга килдек. Улыбыз Илдус гаиләсе белән Якутиянең Удачный шәһәрендә яшәгәннән соң, туган якларына кайтып төпләнде. Ике оныгыбыз шунда дөньяга аваз салган иде. Һәммәсе дә исән-сау, әти-әниләренә миһербанлы, шәфкатьле балалар булып, тигезлектә тәрбияләнеп үссеннәр иде. Елларыбыз тыныч булсын”, – дип, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты кукмаралы Фирдәүсә Әхмәтҗанова. 

Бәхетле әти-әнине, аларның туганнарын район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйповалар котлап, район башлыгының тәбрикләү хатын, сабыйның беренче документын – туу турында таныклык, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең символы – ромашка тапшырдылар. 

“Өченче тапкыр әти-әни булу бәхетен татыган хөрмәтле райондашларыбыз! Күпбалалы гаилә статусына кергән көннәрегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә саулык-сәламәтлек телибез, балаларыгыз исән-сау булып, сезне сөендереп торсыннар, күп еллар тигезлектә, бәхетле тормышта яшәргә язсын, гаиләгездә шатлык-сөенечләр бик күп булсын”, - диде Айгөл Әхмәтшина.

Уллары – 12 яшьлек Ислам, 9 яшьлек Искәндәр янына сабый Ильяс та өстәлүенә сөенгән Әхмәтҗановлар киләчәктә футбол командасы туплыйбыз әле, диделәр, шаярып-көлеп. Бирсен Ходай!

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев