Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фото: Кукмарада “Мин – спикер” дип исемләнгән район бәйгесе булды

Аның инициаторы район прокуратурасы иде

Кукмара күппрофильле лицеенда “Мин – спикер” дип исемләнгән район бәйгесе булды. Аның инициаторы район прокуратурасы иде.

Әлеге бәйгедә 11 укучы катнашты. Алар “Кеше. Гаделлек. Закон”, “Хокук саклау. Гаделлек. Закон”, “Хокук саклау. Прокуратура. Гаделлек” дигән темаларга чыгыш ясадылар. Мәгълүм булганча, тормышта барысы да шома гына бармый.Кызганычка каршы, беркем дә, авыр тормыш хәлендә калмам, физик һәм рухи гына түгел, кайчак юридик ярдәм кирәк булмас, дип гарантия бирә алмый. Шуңа күрә һәркайсыбыз мондый хәлләрдә үзебезне ничек тотарга, яклау сорап, нинди оешмаларга һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белергә тиеш.

Укучылар үзләренең чыгышларында “Нәрсә ул закон, гаделлек, җәза?”, “Законнарны белү кешене һәрчак законга буйсынучы итә аламы?” дигән сорауларны күтәрделәр. Әлеге чараның азагында спикер Владимир Сыченков мастер-класс үткәрде. Ул чыгыш вакытында сөйләмне дөрес итү, чыгышны кызыклы ясау, халык алдында куркуны җиңү, тавыш һәм интонация белән идарә итү турында сөйләде.

- Миңа бу чара ошады, шәхсән минем өчен файдалы булды, мин бит киләчәктә юрист булырга телим. Спикерның киңәшләре сәхнәдә чыгыш ясау куркуыннан котылуда, фикерне матур, дөрес һәм эчтәлекле итеп итеп җиткерүдәярдәм итәр, - дип сөйләде унынчы сыйныф укучысы Максим.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев