Һәрчак хәрәкәттә, һәрвакыт эзләнүдә: Рәшит абый Минегалиевка бүген 75 яшь тула
Кеше һәм аның эше

Һәрчак хәрәкәттә, һәрвакыт эзләнүдә: Рәшит абый Минегалиевка бүген 75 яшь тула

Берәүнең дә гозерен аяк астына салып таптамаучы, киңәшләре белән ярдәм итүче, актив, эзләнүчән кеше ул.

Аны якыннан белүчеләр дә, белмәүчеләр дә алдарга юл куймас: гомере буе хәрәкәттә ул Рәшит абый. Иңенә шактый күләмле сумкасын асар да, әкрен генә урам буйлап я Кукмарадагы китапханәгә таба атлар, яисә туган авылы Нормабашына кузгалыр. 

Гомер буе дип әйтүем шуңа, авылдашы Фатыйх Мөхәрләме белән укырга кергәнче үк көтү көтә ул. Җиденче сыйныфта укыганда исә әтисе Минлегали үзенә ияртеп, Байлангардагы почта бүлеге җитәкчесе Зәйтүнә Сәләхетдинова янына алып кереп, авылда хат ташучы итеп кую­ын үтенә. “Эшкә дә, кеше белән аралашырга да өйрәнер иде”, – ди әтисе, улының башыннан сыйпап. (Сүз уңаеннан, әтисе озак та үтми, берничә айдан вафат була, – авт.). Икенче көнне үк инде 14 яшьлек “егет” хат ташучы булып урнаша.

Мәктәпне тәмамлаганчы, дүрт ел дәвамында башкара ул бу хезмәтне. Туган авылының һәр тыкрыгын, һәр йорт хуҗасын инәсеннән җебенә кадәр белә. Эше дә җиңел түгел, Байлангар мәктәбендә көндәлек белемне үзләштергәннән соң, поч­та бүлегенә сугылып, Нормабаш халкының һәр гаиләгә килүче кимендә өч-дүрт газета-журналын, хат-открыткасын алып кайтырга кирәк. Пенсия дә өләшәсе, посылкаларны да күтәреп кайтасы. Әле боларга өстәп, юл уңаеннан китапханәгә кереп, Гадения апасыннан яңа китаплар кайтмадымы икәнен дә белешәсе. 

…1931елда Нормабаш авылында коллектив хуҗалык оештыручыларның берсе булган әтисе Минлегали Вәлиуллинны 30 яшендә авылдагы “Берлек” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Беренче елны ук күмәк эшнең нәтиҗәләре дә күренә. Игеннәрдән мул уңыш җыела, дәүләт заданиесе үтәлә. Ул эшләгән вакытта авылда үз заманы өчен шактый зур мәктәп һәм клуб салына. Әлеге бина хәзер дә клуб итеп файдаланыла. Кирпеч заводы, фермалар, сепаратор, тегермән, ашлык саклау складлары, конюшня төзелә. Хуҗалык хезмәт күрсәткечләре буенча районда алдынгы урыннарда бара. 1933 елда Минлегали Вәлиулла улы Казанда колхозчы-ударникларның беренче республика съездында катнаша. Эшләр уңай гына барганда, булган, тырыш җитәкчене 1937 елда, артта калган колхозны рәтләргә дип, Каенсарга рәис итеп күчерәләр. Аннан әтисе сугышка китә, яралана, авылга кайта. Сазтамак авылына колхоз рәисе булып сайлана. Намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнә. 
 
Бу урында тукталып ни өчен Рәшит абыйның әтисе турында сөйләп үттемме?! Гадел Минлегали абый беркайчан да кеше рәнҗетми, ул чорның авыр шартларында да, сугыш яралары сызлаганда да, намусын пычратмыйча, авылдашлары өчен яшәүне, хезмәт итүне үзенең төп бурычы итеп саный. Бер генә мисал китереп узам. Рәшит абый үзенең истәлекләрендә: “1958 елда әти белән әни авылның балта осталары ярдәме белән агачтан йорт җиткереп чыгалар. 4,5кә 4,5 метр зурлыкта гына булса да, ярым җир астындагы кысан өйдән соң, ул безгә шактый иркен булып тоелды”, – дип сөйли. Димәк, кулында никадәр власть була торып та, Минлегали абзый аны үз файдасына – начар максатларда кулланмый. “Барлык авылдашлар ярым җир астындагы өйләреннән яңа йортларына чыкканнан соң гына, әти үзенә йорт төзи. Хәтерлим әле, мин ул елны беренче сыйныфка укырга бардым. Гадел кеше иде. Эшкә өйрәтеп калдырды ул мине”, – дип сүзен дәвам итә Рәшит абый. 
Әйе, әтисенең нәкъ менә шушы сыйфатлары – кешелеклелек, гаделлек һәм хезмәт сөюе улы Рәшиттә дә чагылыш тапкан. 
 
Рәшит абый белән шактый – егерме елдан артык район газетасында бергә эшләргә насыйп булды. Рәшит абый мәктәбен үттем дисәм дә, һич ялгышмам.

...Төн йокыңны калдырып, бар күңелеңне биреп эшләгән язмамны өстәленә кертеп куйганнан соң, читтән генә карап торам. Рәшит абый анда нидер сыза, өстәп куя. Их, шул чакта күңелнең сыкрап, кысылып куюлары! Нинди холыктыр инде, һәр язманы үз балам шикелле йөрәк аша үткәреп эшләгәч, бер дә сыздырасы да, төзәттерәсе дә килми иде шул. Ә чынлыкта, “аек күз” белән карагач, бу төзәтмәнең дөрестән дә кирәк булганлыгы, әйтергә теләгән фикереңнең җыйнак кына, җайлап кына итеп үзгәртелгәне күренә. Менә шулай итеп, Рәшит абыйның каләме аша газета укучы күңеленә хуш килердәй язмалар әзерләргә өйрәнелде. Өстәп шуны да әйтим, хәтта баш мөхәррирләрнең дә язмаларын курыкмыйча төзәтә иде ул. 

 Рәшит абый Мине­галиевның үзенә язу сәләте тумыштан бирелгән.
Рәшит абый Мине­галиевның үзенә язу сәләте тумыштан бирелгән.

Ә Рәшит абый Мине­галиевның үзенә язу сәләте тумыштан бирелгән. Чөнки урта белем алгач, аттестатында бер генә өчле булса да, югары белем алырга теләми ул.

Байлангарга эш сорап төшкәч, хуҗалык җитәкчесе Рафаэль абый Ярмиев көтү яңарту технологы булырга тәкъдим итә. Казандагы өч айлык курсларда укып кайтканнан соң, эшкә керешә. Ярты ел узуга, үзен ветеринария технигы итеп куялар. 

 – Иштуганнан килеп эшләүче тәҗрибәле ветеринар Шаһау абый белән Байлангар, Нормабаш, Каенсар фермаларыннан кайтып кермәдек, атнаның җиде көне эш белән үтте, – ди Рәшит абый, бу елларны искә алып. Ә берничә елдан колхоз хисапчысының механизация буенча ярдәмчесе итеп билгелиләр. Анда да җиде-сигез ай гына эшләп кала. 1973 елның апрель ахырларында аны Рафаэль Ярмиев үзенең бүлмәсенә чакырып ала. Керсә, “Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррире, данлыклы Әхмәт Фәтхуллин өстәл артында утыра.

– Менә, редакциягә эшкә чакырып килгәннәр, берәр айга булса да барып булышып кайт инде, – ди колхоз җитәкчесе. 

Ә мөхәррир килүенең сәбәбен болай дип аңлата: 

– Журналистларның кайсы – укуда, кайсы – авырый, кайсы – ялда, ике генә кеше калдык. Яза беләсең, эшләп кара әле, – ди ул. 

Кайда кирәк – шунда барып, сан саен ике-өч мәкалә язып, ә алга таба корреспондент, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары булачак вакытлыча эшкә кергән хәбәрченең бер ае сизелми үтеп тә китә. Авырганнар – терелә, ялдагылар кире эшкә килә. Инде яңадан колхозга китәргә дип кенә йөргәндә, янә мөхәррир үзенә чакырып алып, редакциядә калуын сорый, райком белән бу турыда киңәшләшкәнен дә әйтә. Шулай итеп, бер айга дип килгән хезмәт чоры 39 елдан артыкка сузыла. 
Ә инде язу осталыгын, тел байлыгын хезмәттәшем беренче хәрефләрне таный башлаудан ук матур әдәбиятны, газета-журналлардагы язмаларны “егылып” укудан күрә. “Байлангар авылы китапханәсендә мин кулга алмаган китап калмаган да иде. Мәктәптә укыганда ук район газетасына һәм “Татарстан яшьләре”нә мәкаләләр яза идем, шулай өйрәндем”, – ди ул.
 
Сүзгә тапкыр, киң күңелле кеше ул Рәшит абый. Ә инде шушы гомер иткән еллары дәвамында күңелендә “кайнаган” бик күп идеяләр казанын бушатсаң, нинди генә асылташлар коелмас иде аннан! Редакция каршында оештырылган “Салават күпере” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, әдәбият дөньясына яңа аяк баскан яшь каләм тибрәтүчеләр белән, үз хезмәтеннән тыш, иренмичә эшчәнлек алып баруы, данлыклы “Кукмара кышы” татар җыры фестиваль-конкурсына нигез салуы, районыбызның эзтабарлары белән җиде тапкыр барып, Новгород, Ленинград өлкәләрендәге сазлыкларда сугышта һәлак булган каһарманнарны эзләүләре, районда беренчеләрдән булып видеокамера сатып алып, йөзләгән туй, юбилей, чыгарылыш кичәләре төшерүе... Ә инде туган авылы Нормабашның тарихы, аның яшәеше өчен янып-көеп йөрүе – аерым бер яшәү рәвеше. Хәтерлим, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемне хак­лы рәвештә йөртүче Рәшит абый редакциядә эшләгән чорда бүлмәсеннән, аның яныннан бервакытта да кеше өзелмәде. Берәүнең дә гозерен аяк астына салып таптамаучы, киңәшләре белән ярдәм итүче, актив, эзләнүчән булды ул. Булды дип, ул хәзер дә шундый. 

Рәшит абый белән әңгәмә вакытында нинди генә сорау бирсәм дә, сүзне, гадәттәгечә, гел уен-көлкегә борды ул. 

“Тормыштан, бүгенге көннән кәнагать булырга кирәк. Булмаудан ни файда?” 
“Оҗмахка барырга кирәк, шунда рәхәт, – диләр бит. Тәмугка да яхшы кешеләр кирәк. Аның бөтенесен дә көйләп бетереп булмас. Иң элек җирдә, үзеңнең тирәлегеңдә, гаиләңдә оҗмах булдырырга кирәк. Аннары калганын күрәләр анда”.

“Газетадан да, кешедән дә хата эзләгәнем юк”.
“Дошманнарым бармы-юкмы икәнен әйтә алмыйм, үзләре генә килеп, син – минем дош­маным, димәсәләр”.
“Сөйләшми торган кешеләремме? Бар ул – Ания апаң белән төнлә, йоклаганда сөйләшмибез”. 
“Тормышымның иң рәхәт чоры кайчан дисеңме? Хәзер. Ник аны мәктәпне тәмамлауга пенсиягә чыгарып, ял иттереп, аннан соң эшләтмиләр икән, дим инде мин”. 

Тормыш иптәше Ания апа белән.
Тормыш иптәше Ания апа белән.

Менә шундый инде ул безнең Рәшит абыебыз. Әле бик күп еллар бүгенгедәй балалары, онык­лары, тормыш иптәше Ания апаның кайгыртучанлыгын тоеп яшәргә язсын үзенә. Гомере буе хәрәкәттә булуы, үзенең киң күңеле, тормышның бары тик матур якларын күреп яшәве, кешеләргә кирәк булуы белән бәхетле ул. Юбилеең белән сине, Рәшит абый!
 


Нет комментариев