Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы теркәлгән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы теркәлгән

Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.

13 ноябрь көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр «Мамадыш—Кукмара» автомобиль юлының 62нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 9 очрагы теркәлде. Алар арасында: куркынычсызлык каешын куллану һәм җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу (3әр очрак), техник карау узмаган транспорт белән идарә итү (2 очрак).

Моннан тыш, исереклек билгеләре күренгән, машина йөртү таныклыгы булмаган шофер да ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 


Нет комментариев