Зур спортка юл кечкенә стадионнан башлана.
1986 елның көзендә «Урожай» спорт җәмгыяте җитәкчесе Рамил Хәсәнов Туеш болынында спорт мәйданчыгы оештыру хыялы белән йөри башлады.
Иң элек Манзарас авыл җирлегенә төшеп рөхсәт алды да, архитектура бүлегенә мөрәҗәгать итеп, Рафаэль Исхаковка проект ясатып та чыкты. Эшне озакка сузмыйча, ике тракторчы белән балчык эшләрен план буенча башлап та җибәрде ул.
ДТ-75 тракторы кара туфракны болын уртасына китереп өя, ә «Сотка» кызыл балчыкны кистереп көньякка таба трибуналар ясый. Эшли торгач, солярка бетте. Ә Манзарас авылы янындагы зур цистерналардан бензовозлар колхозларга ягулык ташый. Шуларның берсен туктатып, шофердан ягулык сорадык. Ул: «Сезгә ничә чиләк кирәк соң?» — дип сорады да, килештек. Механизаторлар тагын эшкә тотынды. Үз эшенең осталары!
Икенче көн иртән үк җирләр буенча баш белгеч Аркадий Никитович кереп, бездән сорау ала башлады. Кем кушты, кем эшләде, кая рөхсәт кәгазегез? Без план, документларны өстәлгә җәеп салдык. Биредә футбол кыры, волейбол мәйданчыгы, ГТО шәһәрчеге була, эскәмияләр куябыз, агачлар утыртабыз, дигәч, күнде. Югыйсә, генплан буенча биредә шәхси йортлар төзү каралган икән. Безгә бер гектар җир бүләк ителде. Урамга да Спортивная дигән исем бирелде. Шул заманнан башлап биредә Гагарин урамы бәйрәме, Туеш авылы Сабантуйлары, җәйге спартакиадалар, «Кичке Туеш» футбол турниры, волейбол ярышлары еш оештырылды. Һәм бу яхшы традиция хәзер дә даими рәвештә дәвам итә. Биредә балалар өчен спорт бәйрәмнәре, зурлар өчен төрле чаралар еш уздырыла. Реконструкция ясалды, яктыртылды. Сәламәтлек сукмаклары салынды, тренажерлар куелды.
Зур спортка юл кечкенә стадионнан башлана.
Артур ЗӘКИЕВ, Кукмара
Нет комментариев