Хәзер реставрация процессы бөтен манарада уза.
Реставрациядән соң Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы түбәсенә алтын ярымай кире урнаштырыла. Ул анда октябрь башыннан бирле юк иде, дип яза «Татар-информ» МА.
Реставрация өч атна чамасы вакыт алган, ярымайдан иске алтын катламын салдырганнар һәм яңасын сусаль алтыннан ясаганнар.
«Сөембикә манарасы — безнең музей-тыюлыкның төп символларының берсе. Ә ярымай — аның аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә аның яңадан үзенең законлы урынына кайтуы бик шатлыклы вакыйга», — ди «Казан Кремле» музей-тыюлыгының агымдагы ремонт һәм реставрация буенча директор урынбасары Андрей Нижегородов.
Хәзер реставрация процессы бөтен манарада уза. Эшләрне киләсе елның 30 августына тәмамларга планлаштыралар.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев