Дүрт ел буе мәгълүмат тупланып басмага әзерләнгән әлеге китап 516 битле һәм ике килограмм авырлыкта.
Тагын бер тарих
Соңгы елларда бик актив рәвештә районыбыз авыллары тарихларын барлау, аларны дөньяга китап итеп чыгару дәвам итә.
Район китапханәсендә авыллар тарихы китапларыннан торган бер бүлек барлыкка килде, кызыксынучыларга, бирегә килеп, үз авыллары турында бай мәгълүмат алу мөмкин. Һөнәрләре буенча тарихчы булмаган, ләкин туган төбәкләре өчен җан атып яшәүче райондашларыбызның тынгысыз эзләнүләре аша берәм-берәм әлеге китаплар дөнья күрә тора.
Тарих китабы әзерләүдәге беренче тәҗрибәм — «Зур Сәрдек авылы тарихы»н язар өчен алты ел вакыт кирәк булган иде. 788 битле һәм 3 килограмм авырлыктагы китап 2023 елда укучыларына барып иреште. Тәвәккәлләп, икенчесенә тотындым. Быел җәй уртасында туган авылым Чишмәбаш һәм аның янәшәсендә гомер итүче Кара Елга авыллары тарихы китабы да дөнья күрде. Дүрт ел буе мәгълүмат тупланып басмага әзерләнгән әлеге китабыбыз 516 битле һәм ике килограмм авырлыкта килеп чыкты.
Яшәү дәверендә өч исем йөрткән (Сәрдә буендагы авыл, Коллар авылы, Чишмәбаш) туган авылымның тарихына багышлап, 2005 елда Зур Сәрдек мәктәбендә география укытучы, авылдашыбыз Заһит Шәмсетдинов «Чишмәбашым — гомер юлдашым» исемле тарихи-географик очерк бастырган иде. Өлкән авылдашларыбыздан сорашып та, архивларга мөрәҗәгать итеп тә бик вакытлы тупланган әлеге мәгълүматның кулыбызда булуы авыл тарихын язу эшен бик җиңеләйтте.
Китапның автордашлары
Кыйммәтле язма калдырган Заһит Вахит улының авыр туфрагы җиңел булсын, ул арабыздан бик иртә китте, үзеннән соң әнә шундый бәя биреп бетермәслек мирас калдырды. Аның бу хезмәте тарих китабында тулысынча файдаланылды. Шуңа күрә ул — лаеклы рәвештә китабыбызның автордашы.
Китап авторлары исемлегендә тагын бер Шәмсетдинов бар, ул — Заһитнең улы Динар. Динар Шәмсетдинов — ышанычлы адымнар белән фән эшлеклесе булып үсеп килүче тарих фәннәре кандидаты, Казан шәһәрендә билгеле шәхес, мөгаллим, бик күп фәнни хезмәтләр авторы. Танылган кинорежиссер Нурания Җамали төшергән фильмнарда, спектакльләрдә уйнаучы күпкырлы сәләт иясе. Гомере буе башлангыч сыйныфларда белем биргән әнисе Фәридәнең дә, авылыбызның да горурлыгы ул. Динар, үзенең нәселе булган Нуриәхмәтовларның педагоглык династиясе мәгълүматларын киң яктыртып, китап өчен зур язма әзерләде.
Тагын да әһәмиятле хезмәте — авылыбыз мәчетләре тарихы. Шактый гына гыйбрәтле әлеге тарих аның тырышлыгы белән китапта урын алды. Динарның тагын бер игелекле эшен әйтергә кирәк — безнең төбәкләрдә яшәүче халыкларның генетик генеалогия мәгълүматларын белү максатыннан, районыбыз тарихчысы Фәрит Вәлиев белән Динар да, кан анализларын тапшырып, әлеге нәтиҗәләрне ачыклый ала торган урынга — Американың Техас штаты лабораториясенә юллаган иде.
Нәтиҗәдә, икесенең дә анализлары тәңгәл килеп, безнең төбәк халыкларының борынгы Болгар дәүләтеннән икәне, Балкан ярымутраулары ягыннан күчеп килгәннәре ачыкланды. Бу тәңгәллек белән берничек тә бәхәскә кереп булмый.
Райондашыбыз, тарихчы Фәрит Вәлиев — безгә бу эшләрдә юл күрсәтүчебез. Күп авылларның тарихын барлап дөньяга чыгарган Фәриткә без бик рәхмәтле, эш барышында үзендә булган бик күп мәгълүматлар белән уртаклашты, архивлардан эзләү эшләрендә зур ярдәм күрсәтте. Районыбызда Фәрит кебек тынгысыз эзләнүче тарихчы булуы — үзе зур хәзинә.
Бердәм халык
Үз гомерендә «Динамо», «Сталин», «Коммунизмга», «Игенче», «Восток-Агро» хуҗалыклары булып гомер кичергән, авылдашларым җиң сызганып хезмәт итеп төзегән матур авыл ул бүгенге Чишмәбаш. Төзек иҗтимагый корылмалары, матур йортлары, шома тигез юллы урамнары, дини тәрбияле ихлас халкы, бердәм яшьләре белән гөрләп гомер итә авылым.
Гомер буе нәсел җепләре белән бәйләнеп, туганлашып яшәгән 23 хуҗалыклы Кара Елга авылы белән ике арада бер кечкенә үзән генә ята. Үзе аерым колхоз булып төзелеп, Совет системасы белән яшәп киткән, фаҗигале язмышлы шәхесләре дә булган үзенчәлекле тарихы бар Кара Елганың. Өр-яңа мәчеткә нигез салып, шунда гамәл-гыйбадәткә йөрүче иманлы халкы матур яшәү үрнәкләре белән гомер итә.
Монда Кече авыл бәйрәмнәре, еракларга китеп тормыш корган Кара Елга кызлары очрашулары, бердәм өмәләр, спорт ярышлары уздырыла. Үзләренең хоккей командасы да бар. Алтын куллы һөнәр ияләре — агач эше осталары күп яши биредә. Бу авылның да тарихы, аерым бүлек булып, китабыбызда урын алды.
Китап акка кара белән генә язылып, фотосурәтләрсез укучыга кызык булмас иде. Хезмәт елларымда үзем белән һәрвакыт фотоаппарат йөртүем сәбәпле, бик бай фотоархив җыелды. Үз гомеремдә биш фотоаппарат туздырдым. Иң кадерле тарихи кадрлар китапка кертелде. Авылдашлар да бик күп фотолар белән уртаклаштылар.
Авылдашыбыз, Кукмара шәһәрендә гомер итүче профессионал фотограф Фәнил Мәрсетдиновның аерым экспозициясе дә китапта урын алды. Һәрвакыт тыйнак, зыялы Фәнил Васыйл улы — районыбызның фотоархивы өчен дә ифрат күп хезмәт куйган кеше. Әле аның бу тырышлыгы тиешенчә бәяләнеп тә бетмәгәндер. Ул мәңгелеккә кертеп калдырган районыбыз вакыйгаларын яктырткан кадрларның бәһасе, еллар узгач, бик кадерле булачак әле. Үткәннәрне күз белән карау мөмкинлеге тудыручы Фәнилгә хезмәтләре өчен авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Китапны басмага әзерләү
Китапны басмага әзерләп бетереп, ахыргы ноктаны куйган көнне һәр авторны борчыган мәсьәлә алга килеп баса — миллион сумнан артыкка төшкән әлеге басма өчен түләү мәсьәләсе. Чишмәбаш халкы бу нисбәттән бик бердәм булды, авыл мәхәлләләре, мәчетләр, шәхси эшмәкәрләр, Чишмәбаш һәм Кара Елга авылына нәсел җепләре белән бәйләнгән шәхесләр, игелекле оныклар, кияүләр-кызлар, бердәм булып, үз өлешләрен керттеләр.
Зур Сәрдек авыл җирлеге һәм «Восток-Агро» хуҗалыгы җитәкчелеге дә зур ярдәм итте. Әнә шулай уртак тырышлык белән тагын бер тарих дөнья күрде. Китапны Казаннан авылга алып кайтып өләшкән көн бәхетле мизгелләрнең берсе булса, аны зурлап тәкъдир итү кичәсе уздырган көн өстән олы йөк төшкән рәхәт көннәрнең берсе булды.
Бу кичәгә бүләк-күчтәнәчләрен, рәхмәтләрен алып килгән районыбыз җитәкчелегенә, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, чыгыш ясаган авылдашларга, үзешчән һәм профессионал сәхнә осталарына, үзләре кайта алмасалар да, рәхмәтләрен ирештергән изге күңелле иганәчеләребезнең һәммәсенә дә кылган яхшылыкларының игелеген күреп, туган җиргә хәерхаһлы булып гомер итәргә язсын.
400 еллык тарихны сыйдырган әлеге басмалар авылларыбыз халкына игелекле хезмәт итсен, яңа тарихны язарга алынучыларга кирәкле гыйлем булсын. Гыйлем калдыру кебек изге эшкә өлеше кергән һәркемгә Раббыбызның әҗер-саваплары насыйп булсын.
Китап авторы Рәмзия Хөсәенова
Фото: шәхси архивтан
Нет комментариев