Россиядә Яңа ел бүләкләренә үзебездә җитештерелгән тәм-томнарны гына кертергә тәкъдим иттеләр
Соңгы яңалыклар

Россиядә Яңа ел бүләкләренә үзебездә җитештерелгән тәм-томнарны гына кертергә тәкъдим иттеләр

Россиядә тәм-том җитештерүче предприятиеләр күп, аларның продукциясе чит ил товарларына яхшы альтернатива була.

Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча федераль проект җитәкчесе Виталий Бородин балаларга әзерләнә торган Яңа ел бүләкләренә чит ил конфетларын кертмәскә тәкъдим итте. Бу хакта ул «Абзац» басмасына биргән интервьюсында белдерде.

Бородин фикеренчә, бәйрәм бүләкләрендә Россиядә җитештерелгән шоколад, конфет һәм печеньелар күбрәк булырга тиеш. Ул үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм балаларны Россия брендлары белән таныштыру мөһимлеген ассызыклады.

Аның сүзләренә караганда, илдә тәм-том җитештерүче предприятиеләр күп, аларның продукциясе чит ил товарларына яхшы альтернатива була ала. Виталий Бородин фикеренчә, үзебездә җитештерелгән ризыкларны популярлаштыру милли мәдәниятне һәм традицияләрне саклауга да ярдәм итәчәк.

Нет комментариев