Оештыручылар яңа спорт традициясенең дәвамлы булуына һәм елдан-ел күбрәк катнашучыларны берләштерүенә өметләнә.
Кукмарада беренче тапкыр Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган волейбол турниры үткәрелде. Спорт бәйгесендә Кукмара, Мамадыш, Арча, Балтач, Әтнә һәм Саба районнары командалары катнашты.
Мәйданчыкта хезмәттәшлекне генә түгел, спортка мәхәббәтне дә уртак иткән командалар очрашты. Алар яхшы физик әзерлек, җиңүгә омтылыш һәм чын команда рухы күрсәтте. Уеннар киеренке көрәш шартларында узды, һәр очрашу спортчыларга осталыкларын, бердәмлекләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтү мөмкинлеге бирде.
— Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан турнир үткәрү идеясен район башлыгы хуплады, командалар да бик теләп кушылды. Әлбәттә, волейбол — команда уены, анда бер-береңә терәк булу, бердәмлек аеруча мөһим. Безнең хезмәттә дә шулай бит. Бу спорт чарасын ел саен үткәрергә, киләчәктә башка спорт төрләрен дә җәлеп итәргә планлаштырабыз, — диде район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция подполковнигы Илгиз Әхәтов.
Мондый очрашуларның әһәмияте спорт ярышлары белән генә чикләнми. Алар төрле бүлекчәләрдә хезмәт итүче һәм төрле буын вәкилләре булган хезмәткәрләргә аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә бирә. Бу хакта район Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы полиция подполковнигы Дамир Минемуллин сөйләде.
— Спорт тормышта да, хезмәттә дә ярдәм итә. Элек без ешрак күрешә, күзгә-күз карап аралаша идек, хәзер күпчелек мәсьәләләр телефон аша хәл ителә. Шуңа күрә мондый очрашулар аеруча мөһим, — диде ул.
Турнир һөнәри бәйрәмне спорт рухында билгеләп үтү өчен генә түгел, районнар арасында дуслык һәм хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыту өчен дә яхшы мөмкинлек булды. Чөнки хезмәттә дә, спортта да бер-береңә ярдәм итү, җаваплылык һәм бер команда булып эшли белү мөһим. Оештыручылар яңа спорт традициясенең дәвамлы булуына һәм елдан-ел күбрәк катнашучыларны берләштерүенә өметләнә.
Уен нәтиҗәләре:
- 1нче урын — Кукмара;
- 2нче урын — Саба;
- 3нче урын — Әтнә;
- 4нче урын — Арча.
Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев