Хәрбиләргә ярдәм: Кукмара районында хәйрия концерты оештырылды
Без төрле, әмма бердәм

Хәрбиләргә ярдәм: Кукмара районында хәйрия концерты оештырылды

Концертны һәркем рәхәтләнеп, бар күңеле белән тамаша кылды, рухи азык туплады.

Күкшел авылы мәдәният йортында хәйрия концерты узды. Ул махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән оештырылды. Концерта райондашларыбыз гына түгел, Балтач, Саба, Мамадыш районнарыннан, Нократ Аланы, Сосновка, Китәк авылыннан килгән үзешчәннәр дә катнашты.

Күкшел авылында яшәүче райондашыбыз, «Агымсу» гармунчылар ансамбле җитәкчесе Миннемулла абый Галиев сүзләренә караганда, хәйрия чарасы быел икенче тапкыр оештырылган.

«Күптән түгел Саба районының ике авылында булдык, бүген исә Күкшелгә җыелдык. Чакырган бар җиргә барабыз. Программада нәфис сүз, гармун, тальян моңнары, биюләр, ансамбль һәм аерым башкаручыларның чыгышлары бар», — ди ул.

Шәмәрдәннән килгән Руфинә Мозафарова хәйрия концертында теләп катнашуын билгеләп үтте. Ул «Кыңгыраулы гармун моңнары» дигән ансамбльгә йөри икән.

«Геройларыбыз исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтсыннар. Ил-көннәребез тыныч булсын», — ди ул.

Залда халык бик күп иде. Концертны һәркем рәхәтләнеп, бар күңеле белән тамаша кылды, рухи азык туплады.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев