Әлеге язма Рәсимә Сәлахованың мәрхүм туганнары рухына дога булып барып ирешсен.
Күркәм юбилей
Олыяз авылында гомер итүче хөрмәтле мөгаллимә Сәлахова Рәсимә Харис кызына 7 ноябрьдә 85 яшь тулды.
Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Алабуга китапханә техникумында, Арча педагогия училищесында һәм Казан педагогия институтының химия-биология факультетында белем ала. Гомеренең 43 елын авыр һәм җаваплы хезмәткә — балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. 16 ел дәвамында мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Аның укучылары олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешә. Рәсимә Харис кызы мәктәп яны тәҗрибә участогына нигез сала һәм аны җитәкли.
Хөкүмәт, Рәсимә Харис кызының хезмәтен югары бәяләп, аны «СССРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе белән бүләкли. Тормыш иптәше Равил белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Рәсимә Сәлахова мөгаллимә генә түгел, «Хезмәт даны» газетасының үз хәбәрчесе дә. Ул туган төбәгенең сулышын, Олыяз авылының тормышын, авылдашларының хезмәтен һәм уңышларын газета битләрендә яктырта. Аның язмаларында туган җиргә мәхәббәт, кешеләргә хөрмәт, авылдашларының тырышлыгы чагыла. Язмаларын Олыяз халкы да, башка газета укучылары да кызыксынып укый.
Әнием Бибисара
Әнием (безнең авылда әниләргә нәнә дип эндәшәләр) Бибисабира 1913 елның 20 маенда бар табигать уянган, шомыртларның хуш ис бөркеп, ак чәчәкләргә күмелгән мәлендә сәүдәгәр Нурмөхәммәд улы Мөхәммәтзакир гаиләсендә бу якты дөньяга аваз сала. Ләкин алдагы тормышы болганчык еллар, авыр заманаларга туры килеп, ак бәхетләр урынына — интегеп, җәфа чигеп, авырлыклар белән бара.
Нәнә туган елны ук Мәскәү байлары белән сәүдә итүче Мөхәммәтзакир зур партия итекләрен югалта, банкротлыкка чыга. Шул кайгыдан урын өстенә егыла, 1916 елда үлә. Әбиебез алты бала белән тол кала, җиденчесе көмәндә, тумаган. Әбиебез аны «тумасын иде, үлсен иде» диеп, бик тели дә, ләкин ул исән-сау туа гына түгел, безнең нәселдә иң укымышлысы була. Сугышка кадәр Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында читтән торып укый.
Балтачта — район үзәгендә мәктәп директоры, аннан промкомбинат директоры, гомеренең соңгы елларында Казанда җиңел сәнәгать министрлыгында эшли. Аның турында Бакый Зыятдинов «Себер юлы буйлап. Карадуган, Арбаш авыллары тарихыннан сәхифәләр», «Классташлар» китапларында зур хөрмәт белән искә ала, аның хезмәтләренә югары бәя бирә. Бу хезмәтләре өчен Бакый Шәймулла улы Зыятдиновка ихлас күңелдән чыккан рәхмәтләребезне әйтәбез.
Бу әле күп вакытлар үтеп, күп михнәт чиккәч кенә була. Ә бабай үлгәч 7 бала белән тол калган әбинең күргәннәре бер китапка да сыймас иде. Маһирә исемле кызы авырып үлә. Ике катлы зур йортны, барлык каралтыларны саталар. Нәнә чынаяк бизәкле мичне сүткәч, калган кыйпылчыклар (таш тәтәй) белән уйнаганнарны хәтерлим. Шуннан соң алар конторкада тора башлыйлар. Ул исәп-хисап алып бара торган кечкенә бер йорт була. Тагын сүтелмичә, подвал итеп җиргә кертеп эшләнгән таш йорт кала.
Ашарга әйбер булмагач, әби ике улын — Мортаза һәм Вилдан абыйларны дуңгыз көтүчеләргә ярдәмче итеп алмаслармы дип, Китәккә алып төшә. Ләкин алар: «Әни, болар безне ашыйлар,» — дип, әбинең итәгенә ябышып елыйлар. Шулай итеп кире кайтырга туры килә.
Бибигайшә әбиебез
Атаклы Вәлиулла мулласының кызы Бибигайшә әбиебез хәер дә сорашкан булса кирәк. «Ачлык сората да, урлата да» дигән сүзләре хәтердә калган. «Урлата» дигән сүзе шул сорамыйча берәр бәрәңге алгандыр инде. Соңгы чиккә җиткәч, Мортаза һәм Вилдан абыйларны приютка бирәләр, чибәр Бибифагыйлә тәтәбез (Алма тәтә), атчыларга ияреп, Ырынбурга (Оренбург) китә. Иң олы малай Муллагосман, бәхет эзләп, читкә чыгып китә. Нәнә әле шулай да Америка паёкларын хәтерли иде. Беренче бөтендөнья сугышы елларында ярдәм булгандыр инде. Ләкин аның белән генә алты баланы туйдырып булмый шул.
Нәнәне, иң кечкенә Габделхакны үзенең бертуган абыйсы Корбангали белән Фәизә җиңгигә калдырып, әбиебез Адай авылы тегермәнчесенә кияүгә китә. Ул бай кеше була. Әби укымышлы, шуңа күрә аны остабикә итеп йөртәләр. Әби Олыяздан Адайга тегермәнгә төшкән һәр кеше аркылы нәнәләргә бер түгәрәк ипи биреп җибәргән. Нәнә белән Габделхак абзыйны Фәизә җиңги бик кыерсыткан. Габделхак абый, түзә алмыйча, конторкага кайткан. Күрше Гатифә җиңги аңа ашарга кертеп торган, ул абыебызны бик кызганган.
Үзебезнең өйгә кереп киткәнче: «Гатифә җиңги, рәхмәт, Гатифә җиңги, рәхмәт», — дип бертуктаусыз рәхмәт әйтеп, ишектән кереп киткәнче артымнан ияреп килә иде дип искә ала иде Гатифә җиңги.
Мортаза, Вилдан абыйларыбыз приюттан кайту белән: «Әнкәй, без сине алырга төштек», — дип, Адайга әби янына баралар. Әбиебез йөгерә-йөгерә кайта. Нәнә әйтә: «Конторкада җыелыштык, кочаклашабыз, елыйбыз. Ул вакыттагы сөенгәннәребез!» — ди. Оренбургка киткән Фагыйлә апабыз ипи пешерүче егеткә кияүгә чыккан була. Бәхетсезлеккә каршы егет үлә. Тәтәбез кире авылга кайта. Бергәләшеп кешегә урак уралар, итек чистарталар. Өч тәрәзәле өй салалар, абыйларыбыз итек эшенә тотына. Күрше Маһирә тәтә (әбинең ахирәт дусты) әз-мәз ашарга биреп торган.
«Барган саен елап кайтам, Мортазаның буе рәтләп станга да җитми, кабыргалары беленеп тора, әһелди-әһелди итек баса», — ди ул.
Фагыйлә тәтәне, димләп, Балтач районы Янгул авылы Ибраһим исемле ятим егеткә кияүгә бирәләр. Җизни тиешле кешебез тегермәндә эшли, икмәкле була. Габтелхак абыйны үзенә сыендыра. Абый шунда торып укып, аннан Балтачта укып, зур юлга чыга.
Колхозлашу
Революция җилләре исә. Авылда колхозлашу башлана. Безнекеләр колхозда тырышып эшләргә тотына. Нәнәгә 17 яшьләр булгандыр инде, аны 10 хатынга звеновод итеп куялар. Иртә таңнан кояш батканчы алар белән бергә урасың, аннан җирләрен үлчисең. Ул чакта иң курыккан әйбер «кара чыпта» булган. Урган җирең әйбәт булса — «кызыл әләм », начар булса — «кара чыпта». Нәнә шул елларда бергә эшләгән хатыннарны гел искә ала иде. Шуларның берсе — күршеләре Миннегали абый хатыны Газзәбану тәтә. Бүгенге көндә аларның оныклары Вакыйф Тимергалиевлар шул нигездә. Тау башы Сәлахетдин хатыны Һәдия, Насыйр абыйның әнисе Маһирәләрне дә нәнә онытмады.
Колхозлар оешу белән халык күмәк эшләүгә ияләнмәгән була. Алар еш кына кызып китеп, тарткалаша да башлыйлар. Нәнәгә үзләре: «Сабира, син безнең талашканны бригадирга әйтмә, без бит талашканда тагын да катырак эшлибез», — ди торган булганнар. Чөнки талашкан кешегә «кара чыпта» элгәннәр. Нәнә әйтер иде: «Шулкадәр кызып китәләр, берсенең алдына икенчесе кереп ура башлый иде», — дип.
Революциядән соң нәнә кыш көннәрендә укый-яза белмәүчеләргә ликбез программасы нигезендә латин графикасын укыткан, өйрәткән. Нәнә искиткеч хәтерле, башлы, гарәпчә Коръәнне укып, бик күп сүрәләрне яттан белә иде. Кириллица нигезендә русча, татарча укый, яза иде. Кышкы озын кичләрдә күрше тирә хатын-кызлары кул эшләрен алып, безгә тәтәнең китап укыганын тыңларга керәләр иде. Әй, ул күңелле чаклар! Нәнә моңлы итеп (мәкам белән) «Йосыф-Зөләйха» кыйссасын, «Бүз егет», «Бәдәвам» китапларын укый. Күршеләр — Гөлсем апай (безнең якта апай диләр), Гамилә апай, Минҗамал, Әминә, Газзәбану тәтә, Рәшидә апайлар елый-елый тыңлыйлар.
Абыйлар авылдагы итек басу артелендә дә бик тырышып эшлиләр. Хәтта аларга премия итеп ак самавыр бирәләр. Ул вакытта авылда юк әйбер бит ул!
Күрешә алмадык
Әкренләп тормыш җайга салына. Ашлык уңган елларны колхозчыларга кызыл олау белән хезмәт көненә ашлык өләшәләр. Таштан конюшня (ат абзары) салуда эшләгән кешеләргә, бүләк итеп, районнан бер кәтүк җеп, 4 метр ситса (ситец) да бирәләр. Таш юллар салалар. Мортаза абый таш эшендә бригадир булып эшли. Абыйлар өйләнәләр, балалар туа. Тормыш дәвам итә. Әбиебез Бибигайшә бик кадер-хөрмәттә яши.
Вилдан абыебыз аның турында: «Безнең әнкәй чын коммунист ул», — дип әйтә торган булган. Укымышлы, тирән дин белемле (атасы Вәлиулла атаклы мулла булган), юмарт, авылдагы бөтен балаларның кендек әбисе. 1936 елдан Вилдан абый колхозда беренче шофер булып эшли башлый. Нәнә кияүгә чыга. Әтием Харис, Бөек Ватан сугышы башлангач, илебезне сакларга алына. 29 яшьлек солдат соңгы хатында әлеге шигырь юлларын язып җибәрә:
Өсләремдә яшел кием,
Илдә кимәгән идем.
Башкайларым бу хәлләрне
Күрер димәгән идем.
Кара урманның буйларын
Сезне уйлап буйладым.
Әйтер сүзләрем бар иде,
Күршербез дип уйладым.
Күрешә алмыйбыз шул: миңа биш ай булганда, әтинең илебез азатлыгы өчен көрәштә һәлак булуы турында «кара кәгазь» килә. Сугыш башлангач, Вилдан абый да машинасы белән фин сугышына китә. Аннан Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына кадәр була. Германияне алуда катнаша. Рейхстагка исемен язып куя, медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан соң 16 ел «Ленин исемендәге» колхозның рәисе булып эшли. Колхоз район, республика күләмендә алдынгы була, ВДНХда катнаша. Бик күп төзелешләр алып бара. Бөр елгасында электр станциясе төзиләр, Ильич лампалары кабына. Аның турында Шамил Рәкыйповның «Олы яз» дигән китап-брошюрасы да бар. Персональ пенсионер булып лаеклы ялга чыга.
Мортаза абыебыз фин сугышында катнаша. Тула шәһәрендә корал җитештерү заводында эшли, төп йортта яшәп кала. Өмелхода җиңгәбез белән 9 бала тәрбияләп үстерә. Барысын да укыта. Сугыштан соң «Иль» артелендә эшли.
Габделхак абыебыз Сталинград сугышында катнашып яралана. Госпитальдан соң Өченче Украина фронтында разведчик була. Шунда контузия ала һәм начар ишетә башлый, кабат яралана. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Сталинград оборонасы өчен» медальләре белән бүләкләнә. Габделхак абыебыз сугыштан кайткач, әбиебез Бибигайшә сорый икән: «Улым, анда, сугышта яхшы сүзләреңне укыдыңмы соң?» — дип. Абый: «Укыдым, әнкәй, укыдык яхшысын да, яманын да», — дигән.
Менә бер гаилә тарихының кечкенә генә кыйпылчыгы. Бу туганнарым барысы да мәрхүм булдылар. Озак яшәмәделәр, 60-70 яшьләр тирәсендә бакыйлыкка күчтеләр. Бу язмам алар рухына дога булып барсын иде!
Рәсимә СӘЛАХОВА (ИДРИСОВА)
Фото: гаилә архивыннан
Нет комментариев