Кешедәге мөһим сыйфатлар: яхшы холыкка ия булуның 10 билгесе турында
Без төрле, әмма бердәм

Кешедәге мөһим сыйфатлар: яхшы холыкка ия булуның 10 билгесе турында

Әдәп-әхлак, үз-үзеңне тоту, яхшы холык мәсьәләсендә безнең өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм төп үрнәк булып тора.

Үзенең бу дөньяга пәйгамбәр буларак җибәрелүнең төп максатын аңлатып, Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм: «Мин гүзәл әхлак урнаштырыр өчен җибәрелдем», — дип әйткән. Шушы нәсыйхәт барлык кешеләргә әдәпле, әхлаклы, ягъни яхшы холыклы булырга кирәклеген искәртә. Ә яхшы холыклы кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм шәхесен үрнәк итеп алып, ислам галимнәре яхшы холыкның шундый төп сыйфатларын билгеләп үтте:

1. БӘХӘСЛӘРДӘН ЧИТЛӘШЕРГӘ ТЫРЫШУ

Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм бу хакта болай дигән: «Кем хаклы була торып та бәхәсне калдырса, шуңа мин Җәннәттә йорт вәгъдә итәм».

2. БАШКАЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛҮ

Аллаһның илчесе салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үзе белән сөйләшкән кешене зур игътибар белән тыңлаган (хәтта балалар белән сөйләшсә дә). Дөрестән дә, әңгәмәдәшеңә игътибарлы булу үзара хөрмәт һәм ышанычлы мөнәсәбәт булдырырга ярдәм итә.

3. КЕШЕЛӘРДӘ КИМЧЕЛЕКЛӘР ЭЗЛӘМӘҮ

Моның турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә әйтелә. Мәсәлән, «Хүҗүрат» сүрәсенең 12 аятендә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Бер-берегездән гаеп эзләмәгез, берегез икенчегезнең артыннан (яман) сөйләп йөрмәгез». Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм исә бу тискәре сыйфатны искә алып, мондый кисәтү ясады: «Кешеләрнең кимчелекләрен барламагыз. Әгәр кемдер башкаларның гаеп-кимчелекләрен табарга маташса, Аллаһы Тәгалә шул кешенең кимчелекләрен „барлар“ һәм аны үз йорты эчендә хур итәр».

Кешеләрдән кимчелекләр эзләмәү турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә әйтелә.
Кешеләрдә кимчелекләр эзләмәү турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә әйтелә.

4. БАШКА КЕШЕЛӘРНЕҢ ХАТАЛАРЫНА ТҮЗЕМЛЕ БУЛУ ҺӘМ АЛАРНЫ ГАФУ ИТӘРГӘ ТЫРЫШУ

Хаталанган кешене әрләүдән, шелтә белдерүдән тыелып калу рухи өлгергәнлекнең билгесе булып санала. Пәйгамбәребезгә (һәм аңа ияргән барлык мөэминнәргә) мөрәҗәгать итеп, Аллаһы Тәгалә әйтә: «Син ярлыкану юлын тот (киң күңелле бул, кешеләрне кичерә бел)» («Әл-Әграф» сүрәсе, 199 аять).

Ә «Ән-Нур» сүрәсенең 22 аятендә Аллаһ Раббыбыз башкаларны кичерергә өндәп, болай ди: «Үзегез дә Аллаһ ярлыкавын бик телисез бит? Ә Аллаһ — Гафу итүче, Рәхимле». Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм исә бу хакта мондый мәгълүмат җиткерде: «Әгәр кеше башкаларның кимчелеген яшерсә (үзе генә белеп беркемгә әйтмәсә), Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аның кимчелекләрен яшерер».

5. ХАТАЛАНГАН КЕШЕЛӘРНЕ АКЛАРГА ТЫРЫШУ

Начар холыклы кеше башка берәүнең хатасын белүгә: «Ә-ә, менә нинди икән ул!» — диеп, аны гаепләргә тотына. Яхшы холыклы кеше исә киресенчә хаталанган яки ниндидер тискәре гамәл кылган кардәшен гаепләргә ашыкмыйча, аңа ничек тә булса аклау табарга тырыша. Элек ихлас иманлы, тәкъва остазлар шәкертләренә шундый нәсыйхәт бирәләр иде: «Мөэмин кеше үз кардәшен гаепләгәнче, аңа 70 төрле аклау табарга тиеш». Халиф Гомәр радыйәллаһү гәнһү исә болай дигән булган: «Яхшы аңлатма табып булганчыга кадәр, үз кардәшең турында яхшыдан башканы уйлама».

6. ТОРМЫШ АВЫРЛЫКЛАРЫНА ҺӘМ ТИРӘ-ЮНЬДӘГЕ КЕШЕЛӘРГӘ КАРАТА ТҮЗЕМЛЕ БУЛУ

Хәдистә билгеләп үтелгәнчә, Аллаһ нигъмәтләреннән сабырлыктан да яхшырак нигъмәт юк. Түземлелек күрсәтергә тырышкан кешегә Аллаһы Тәгалә һичшиксез сабыр итү мөмкинлеген бирәчәк.

«Ән-Нур» сүрәсенең 22 аятендә Аллаһ Раббыбыз башкаларны кичерергә өндәп, болай ди: «Үзегез дә Аллаһ ярлыкавын бик телисез бит? Ә Аллаһ — Гафу итүче, Рәхимле».
«Ән-Нур» сүрәсенең 22 аятендә Аллаһ Раббыбыз башкаларны кичерергә өндәп, болай ди: «Үзегез дә Аллаһ ярлыкавын бик телисез бит? Ә Аллаһ — Гафу итүче, Рәхимле».

7. ҮЗ ХАТАЛАРЫҢНЫ КҮРӘ БЕЛЕП, ҮЗЕҢӘ КАРАТА ТАЛӘПЧӘН БУЛУ

Ислам динендә башкаларны төзәтергә тырышуга караганда, үз өстеңдә эшләүгә карата күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. «Әл-Хәшер» сүрәсенең 18 аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ий иман китергән бәндәләр, һәркем киләчәк (Кыямәт көне) өчен нәрсә әзерләгәне турында уйлансын...».

Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм исә болай диде: «Зирәк (акыллы) кеше шул, кем үз-үзеннән хисап сорый һәм үлгәннән соң булачак тормышы өчен дә тырышып хезмәт итә. Зәгыйфь (акылсыз) кеше исә шулдыр, кем нәфесенә ияреп (ахирәт өчен тырышмыйча) Аллаһка буш өметләр баглый». Ә мөэминнәр әмире Гомәр радыйәллаһү гәнһүнең бу хакта болай әйткәне мәгълүм: «Үз-үзегезне хисап кылыгыз — сездән (ахирәттә) хисап таләп ителгәнчегә кадәр. Үз гамәлләрегезне үлчәгез, алар (Кыямәт көнендә) үлчәнгәнчегә кадәр».

8. БАШКАЛАРНЫ ГАЕПЛӘМӘҮ

Бер ихлас иманлы, тәкъва кеше болай дигән: «Эшләрең начар барган чакта иң җайлысы — кемнедер гаепләү. Әмма онытма ки, никадәр кешенең холкы яхшырак, ул шулкадәр башкаларны азрак, ә үзен күбрәк гаепли».

9. ӨЛКӘННӘРГӘ ДӘ, БАЛАЛАРГА ДА ЯХШЫ МӨНӘСӘБӘТТӘ БУЛУ

Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: «Олыларны хөрмәт итмәгән һәм кечеләргә мәрхәмәтле булмаган кеше бездән түгел» («мөселманнар өммәтеннән түгел» дип аңларга кирәк...).

10. ҮЗ ХОЛКЫҢНЫ КАМИЛЛӘШТЕРЕРГӘ ТЫРЫШУ

Ислам динендә үз холкың, әдәп-әхлагың өстендә эшләү һәр мөэмин-мөселманның мөһим бурычы булып тора. Коръәндә һәм хәдисләрдә килгән мәгълүматтан билгеле булганча, югары әхлакка ия булу иң элек ихлас иман белән бәйле. Моны Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең шундый хәдисе исбатлый: «Иң камил иманга әхлагы яхшырак булган мөэминнәр ия». Икенче хәдистә исә: «Кыямәт көнендә (мөэминнәрнең яхшы гамәлләрен үлчи торган) үлчәүдә яхшы холыктан да авыррак нәрсә булмас», — дип әйтелә.

Әдәп-әхлак, үз-үзеңне тоту, яхшы холык мәсьәләсендә безнең өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм төп үрнәк булып тора. «Әл-Каләм» сүрәсенең 4 аятендә Аллаһы Тәгалә Үзенең соңгы илчесенә дәшеп болай ди: «Дөрестән дә, син югары әхлак иясе». Ә «Әш-Шәмс» сүрәсенең 9-10 аятьләрендә барлык кешеләргә мөрәҗәгать итеп әйтә: «Җанын пакь тоткан кеше морадына (Сәгадәткә) ирешәчәк. (Җанын) кер каплаган кеше исә хәтәр зыян күрәчәк»…

Ислам галимнәре үз холкыңны камилләштерү эшендә шундый өч этапны билгели:

  • КҮҢЕЛНЕ ПАКЬЛӘҮ: көнләшү, мин-минлек, ачу, ялган һәм икейөзлелек кебек кимчелекләрдән арыну.
  • КҮҢЕЛНЕ БИЗӘҮ: үзеңдә ихласлык, сабырлык, юмартлык, тыйнаклык һәм Аллаһка тәвәккәлләү кебек сыйфатларны булдырырга һәм сакларга тырышу.
  • ҮЗКҮЗӘТҮ: көн дәвамында үз фикерләреңне, сүзләреңне һәм гамәлләреңне контрольда тотып, күңел халәтен гел күзәтеп тору.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Фото: «Татар-информ»


Нет комментариев