15 ноябрь – Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне.
Әлеге көн юлларда гомере өзелүчеләрне хәтердә яңарту, аларның якыннарының кайгысын уртаклашу һәм юл хәрәкәте иминлегенә тагын бер кат игътибар юнәлтү максатыннан билгеләп үтелә.
2022 елның 13 августы... Киндеркүл авылында яшәүче Мөхәмәтовлар гаиләсе өчен бу – көтелмәгән кайгы-хәсрәт, зур югалту алып килгән көн. Көндезге сәгать дүртенче яртылар тирәсендә “Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу юлы”ның 9нчы чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә аларның уллары Зөлфәтнең гомере өзелә.
– Аңа нибары 31 яшь, шул көнне генә иртәнге якта икенче улы дөньяга аваз салган иде, – дип искә ала әтисе Рашит абый. – Кайгылы хәбәрне дус егете шалтыратып әйтте. Мин фаҗига урынына барып җиткәндә балам инде мәңгеллеккә күзләрен йомган иде. Шул көннән соң тормышыбыз икегә бүленде. Баланы югалту ачысын берни белән дә чагыштырып, йөрәк түренә кереп урнашкан бу хәсрәтне юып төшерү, сызып ташлау мөмкин түгел...
– Аңа нибары 31 яшь, шул көнне генә иртәнге якта икенче улы дөньяга аваз салган иде, – дип искә ала әтисе Рашит абый. – Кайгылы хәбәрне дус егете шалтыратып әйтте. Мин фаҗига урынына барып җиткәндә балам инде мәңгеллеккә күзләрен йомган иде. Шул көннән соң тормышыбыз икегә бүленде. Баланы югалту ачысын берни белән дә чагыштырып, йөрәк түренә кереп урнашкан бу хәсрәтне юып төшерү, сызып ташлау мөмкин түгел...
Рашит абый белән Розалия апа ике бала – ул һәм кыз тәрбияләп үстерә. Аларны олы тормыш юлына чыгарып, тигезлектә рәхәтләнеп оныклар сөеп яшисе дә бит! Әмма без уйлаганча гына түгел шул, язмышның нинди сынаулар әзерләгәнен беркем алдан белми.
– Бала хәсрәте Розалиямнең сәламәтлегенә дә тәэсир итми калмады, аңа яман чир диагнозы куйдылар. Кызганыч, узган ел пар канатымны да югалттым... Ярый әле кызым, киявем, оныкларым бар, дип юанам. Алар – минем таянычым, яшәү көче бирүчеләрем, – ди әңгәмәдәшем.
Зөлфәт Кукмара 3нче урта мәктәбен тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Кукмарадагы һөнәри училищеда белем ала һәм электрик белгечлеген үзләштерә. Гаилә корып, матур гына тормыш итә башлый. Әмма, кызганыч, райондашыбызның гомере бик кыска була.
– Зөлфәт үзенең икенче улын телефонына килгән фото аша гына күреп калды. Хәзер аңа – дүрт яшь. Олысы исә быел беренче сыйныфка укырга керде. Балалар белән аралашып торам. Аларны күргәч, Зөлфәтемнең балачагы, ишегалдындагы чирәмдә уйнап, йөгереп йөргән вакытлары күз алдыннан сызылып үтә, күзләрне яшь пәрдәсе каплап ала, – ди Рашит абый. – Зөлфәт гидрометеорологик обсерватория постында эшләде. Манзарас авылында яңа йорт сала башлаган, үз эшен ачып җибәргән иде. Буш вакытларында, гадәттә җәй көннәрендә, иптәшләре белән төзелеш эшләренә чыкты. Кулы алтын иде аның: кирәк икән, түбә япты, эчләү-тышлау эшләрен башкарды, электр уты да кертте. Дуслары хәзер дә җылы итеп, сагынып искә алалар үзен. Мәчеткә йөрде, биш вакыт намазын калдырмады.
Әтисе улының спортны, аеруча хоккей уенын яратуын да хәтерендә яңартты. Ул хәтта команда да туплаган булган. Ярышларга да һәрдаим чакырып торганнар.
– Быел Кукмарабызның Боз сараенда Зөлфәт улым истәлегенә хоккей турниры оештырырга ниятлибез, – ди әтисе. – Бу ярыш аның турында якты хатирәләрне яңарту мөмкинлеге булыр дип уйлыйм. Улымның истәлеге күңелләрдә яшәсен.
Рашит Хәлил улы юл хәрәкәтендә катнашучыларга күңел түреннән чыккан сүзләрен җиткерде:
– Беркайчан да ашыкмагыз, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Юл билгеләре дә, асфальт өслегенә сызылган тамгалар да матурлыкка түгел, безнең иминлегебез өчен. Руль артында һәрчак игътибарлы булыгыз, үзегезнең генә түгел, башкаларның да гомере өчен җаваплы икәнегезне онытмагыз. Аннары балаларына мототранспорт алып бирүче әти-әниләргә дә мөрәҗәгать итәсем килә. Бу – бик зур ялгышлык. Баланың теләген үтәүдән бигрәк, аның гомерен һәм иминлеген кайгырту мөһим. Югалткач, берсен дә кире кайтарып булмый. Бер мизгеллек кызыксыну гомерлек үкенечкә әйләнмәсен.
Фото: гаилә архивыннан
Нет комментариев