Россиядә утильләштерү җыемын түләү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин
Соңгы яңалыклар

Россиядә утильләштерү җыемын түләү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин

30 елдан артык кулланылган автомобильләрне утильләштерү җыемыннан азат итү тәртибе дә үзгәрә.

2027 елның 1 маеннан Россиядә автомобильләр һәм үзйөрешле техника өчен утильләштерү җыемын исәпләү, түләү һәм түләтү тәртибе үзгәрергә мөмкин. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тиешле карар проектын әзерләгән. Документ гамәлдәге төрле нормаларны берләштереп, җыем түләүнең һәм артык күчерелгән акчаларны кире кайтаруның бердәм тәртибен билгеләргә тиеш. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр, аерым алганда, Евразия икътисади берлеге илләре аша Россиягә кертелә торган автомобильләргә кагылачак. Әгәр машинаны рәсмиләштергәндә таможня пошлиналары һәм салымнар билгеләнгәннән түбәнрәк ставкалар буенча түләнгән булса, таможня органнары ташламалы утильләштерү җыемы кулланудан баш тарта алачак. Шулай ук шәхси файдалану өчен автомобиль сатып алган гражданнарга аны таможня керү ордеры рәсмиләштерелгәннән соң бер ай эчендә Эчке эшләр министрлыгында исәпкә куярга кирәк булачак.

30 елдан артык кулланылган автомобильләрне утильләштерү җыемыннан азат итү тәртибе дә үзгәрә. Моның өчен транспорт чарасы мәдәни кыйммәткә ия дип танылырга тиеш, ә хуҗасына эксперт бәяләмәсен алырга туры киләчәк. Шул ук вакытта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында утильләштерү җыемы ставкаларын һәм гамәлдәге коэффициентларны үзгәртү планлаштырылмавын белдергәннәр.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев