Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Депутатлар җәйге вакытка күчүне кире кайтарырга уйлыйлар

Әлеге чара юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүенә китерәчәк, урамнарда куркынычсызлыкны арттырачак.

Җәйге вакытка күчү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына тапшырылды, ул март аеннан октябрьгә кадәрге чорда сәгать телләрен бер сәгатькә күчерүне күздә тота. Депутат Михаил Матвеев (КПРФ) үзенең Telegram-каналында шулай дип язган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА. 

Депутат сүзләренчә, әлеге инициатива «күрсәтелгән чорда таң бер сәгатькә соңрак атсын һәм караңгы бер сәгатькә соңрак төшсен» өчен кирәк.

«2014 елдан Россия даими кышкы вакытта яши, шуның аркасында күпчелек төбәкләрдә тәүлекнең якты вакыты югалуы елына 200 сәгатьтән артып китә», — дип сүзен төгәлләде Матвеев.

Документның аңлатма язуында әйтелгәнчә, әлеге чара юл-транспорт һәлакәтләре санының кимүенә китерәчәк, урамнарда куркынычсызлыкны арттырачак, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләре алып баруны җиңеләйтәчәк.

Фото: kukmor-rt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев