Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Бүген район үзәк дәваханәсендә медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

Бәйрәм уңаеннан актлар залында бүләкләү тантанасы булды.

Медицина өлкәсендә хезмәт куючыларны район башлыгы Сергей Димитриев бәйрәм белән котлады. 
— Барыгызны да медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бәхет-шатлыклар телим, — диде. 

Баш табиб Вадим Рәхмәтуллин дә хезмәттәшләренә изге теләкләрен җиткерде. 

Табиб-стоматолог Равил Габдрахманов «Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән, Альбина Татар «Татарстанның мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнде.

Бертөркем медицина хезмәткәре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, район башлыгының һәм район үзәк хастаханәсенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев