Менә шулай бердәм булганда гына авылның киләчәге булыр, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланыр.
Байлангар авылында бүгенге көндә дә Каз өмәсе үзенең асылын югалтмый, һаман дә авыл тормышының матур бер бизәге булып тора. 
Каз өмәсе гореф-гадәтләрнең иң матуры. Муллык һәм байлык символы булган казлар- татарның горурлыгы да, мул табыннарның күрке дә.
Шушы көннәрдә Мөслимә Әшрәпҗановалар хуҗалыгында гөрләп Каз өмәсе үтте.
Уңган-булган хуҗабикә йортында барлык йолаларны саклап, хезмәт бәйрәме үткәрелде.
Менә шулай бердәм булганда гына авылның киләчәге булыр, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланыр.

Минзәлия Әһлиуллина
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев