Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Камышлыда яшәүчеләр белән башлангыч мәктәп ябылу мәсьәләсе буенча очрашты

50 ел дәвамында мәктәптә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Камышлы авылында яшәүчеләр белән башлангыч мәктәп ябылу мәсьәләсе буенча очрашты.

Җирле халык авылның киләчәге өчен борчыла - биредә бер генә социаль объект та юк. Алар депутатка мәктәп, балалар бакчасы, клуб, медпункты булган күпфункцияле үзәк кирәклеге турында әйттеләр һәм бу проблеманы хәл итүдә ярдәм сорадылар.

Римма Ратникова республика хакимияте барлык балаларның да сыйфатлы белем алуы турында кайгырта, әгәр дә мәктәпне ябу турында карар кабул ителгән икән, димәк, моңа нигезле сәбәп бар, дип билгеләп үтте.

Камышлы авылында мәктәп 1970 елны салынган. 50 ел эксплуатация чорында биредә бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Бинада суүткәргеч, канализация челтәрләре дә юк. Бәдрәф - урамда. Сыйныф бүлмәләрендә, азык-төлек блогындагы шартлар санитар-эпидемиологик һәм янгын куркынычсызлыгы, террордан саклауның заманча шартларына туры килми. Спорт мәйданчыгы юк. Әлеге бинага ремонт ясау мөмкин түгел.

Камышлы авылында федераль программа буенча башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, клуб-спортзал булган күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Әлегә балаларны Березняк мәктәбенә йөртү өчен автобус билгеләнәчәк, шулай ук мәктәп җитәкчелеге һәм ата-аналар белән дәресләр расписаниесе турында сөйләшүләр алып барылачак.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев