Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

1 сыйныфка кабул итү турындагы гаризаларны 1 апрельдән кабул итә башлаячаклар

Беренче дулкында шулай ук укырга чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле кабул итү хокукы булган ата-аналар гариза бирә.

Россиядә беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе рәсми рәвештә 2024 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча башланачак. Бу хакта «Ведомости» Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Кабул итү кампаниясенең беренче дулкыны 30 июньгә кадәр дәвам итә. Бу чорда булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары баланы якындагы мәктәпкә (теркәү урыны буенча) яки аның абыйсы, апасы укый торган мәктәпкә яздыра ала.

Беренче дулкында шулай ук укырга чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле кабул итү хокукы булган ата-аналар гариза бирә. Теләсә кайсы башка белем бирү оешмасына гаризаны 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин була, ләкин теркәлү урыны буенча булмаган мәктәпкә бала анда буш урыннар калган очракта гына керә ала.

Ата-аналар баланы дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы яки төбәк ресурсы ярдәмендә беренче сыйныфка яздыра ала. Аерым алганда, дәүләт хезмәтләре порталында гаризаны алдан ук тутырырга мөмкин — каралама шәхси кабинетта сакланачак, шуннан соң ата-аналар үзләре сайлаган мәктәптә кабул итү ачылу турында искә төшерү ала. Гаризаны һәм таләп ителә торган документларны белем бирү оешмасына шәхсән кертергә яки заказлы хат белән җибәрергә мөмкин.

Гаризалар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә мәктәп баланы укырга алу турында карар кабул итә. Ата-ана «Дәүләт хезмәте» порталы аша, шулай ук гаризада күрсәтелгән почта яисә электрон адреска тиешле белдерү алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев