Аның уртача күләме 21 864 сум тәшкил итәчәк.
2023 ел башыннан эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият пенсиясе 4,8 процентка артачак, аның уртача күләме 21 864 сум тәшкил итәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Социаль фонд бюджетында пенсияләр түләүгә 9,5 трлн сумнан артык акча каралган, шуларның 9 трлн сумы иминият пенсияләренә юнәлдереләчәк. Бу хакта РИА Новостига хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов сөйләде.
2023 елның 1 июненнән индексация инфляция күрсәткечен 2,6 процентка узып китәргә мөмкинлек бирәчәк.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев