1 гыйнвардан «Дәүләт хезмәтләре» порталында дәүләт пошлинасын түләүгә ташлама бетерелде
Соңгы яңалыклар

1 гыйнвардан «Дәүләт хезмәтләре» порталында дәүләт пошлинасын түләүгә ташлама бетерелде

Ташламаны 2017 елдан бирле кулланырга мөмкин иде.

1 гыйнвардан «Дәүләт хезмәтләре» порталында дәүләт пошлинасын түләгәндә 30 процентлы ташлама гамәлдән чыгарылды. Ташламаны 2017 елдан бирле кулланырга мөмкин иде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Элегрәк Россиядә яшәүчеләр, мисал өчен, яңа үрнәктәге чит ил паспорты өчен түләгәндә шул ташламадан файдалана ала иде. Ташламаны исәпкә алып, ул 5 мең урынына 3,5 мең сумга төшкән.

Башта чара 2019 елга кадәр гамәлдә булачак дип уйланылган иде, ләкин аны 2021 елга кадәр, ә аннары 2023 елның 1 гыйнварына кадәр озайттылар.

Автомобиль штрафларын 50 процент ташлама белән түләү мөмкинлеге гамәлдә кала.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев