Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бердәмлектә – көч (шигырь)

Аерылганны - аю, бүленгәнне бүре Ашар дигән безнең әбиләр. Бердәм булып, тату яшик, дуслар, Ашамасын безне "бүреләр". Бердәм булыйк, дуслар, кайгыларда, Шатлыкларда бергә кайнашыйк. Нинди генә хәлдә калсак та без, Дуслар булып калыйк, аңлашыйк. Төрле милләт халкы булсак та без Илебезгә телик тынычлык. Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр мул, Яшик, дуслар, күрми...

Аерылганны - аю, бүленгәнне бүре

Ашар дигән безнең әбиләр.

Бердәм булып, тату яшик, дуслар,

Ашамасын безне "бүреләр".

Бердәм булыйк, дуслар, кайгыларда,

Шатлыкларда бергә кайнашыйк.

Нинди генә хәлдә калсак та без,

Дуслар булып калыйк, аңлашыйк.

Төрле милләт халкы булсак та без

Илебезгә телик тынычлык.

Тормышыбыз рәхәт, өстәлләр мул,

Яшик, дуслар, күрми кыенлык.

Диннәр төрле, ләкин теләкләр бер,

Без тынычлык кына телибез.

Һәр туар таң бәхет алып килсен,

Чәчәк атсын туган илебез.

Рафилә ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X