Район башлыгы Татарстан Республикасы көне белән котлады.
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны Республика көне белән котлады.
«Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар. Сәнәгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлыгы үз төбәгебезне, республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтиҗәләрен күрергә язсын», - диелә котлауда.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев