Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татар эстрадасы йолдызлары Кукмара районында концерт-тамашалар күрсәттеләр

Вил Усманов, татар эстрада җырчысы Альбина Апанаева, Артур Шугаипов, бию коллективының чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте

Бу көннәрдә төрле иҗат коллективлары республиканың төрле районнарына чыгып, концерт-тамашалар күрсәтәләр. Кукмара районында аның иң беренчесе Зур Кукмара мәдәният йортында үтте. Концертта композитор, танылган җырчы Вил Усманов, татар эстрада җырчысы Альбина Апанаева, Артур Шугаипов, бию коллективының чыгышларын тамашачылар яратып кабул итте.

- Район газетасында чыккан белдерүне күреп, кайчан 21е җитә инде дип, түземсезләнеп көтеп алдым. Чөнки анда яраткан җырчым Вил Усманов катнашачак дип язылган иде, - ди Кукмарада яшәүче Нурания апа Хуҗина. - Пенәгәр очында торсак та, Зур Кукмара мәдәният йортында үтәчәк концертка иптәш хатыным белән ашкынып килдек.

Лилия НУРГАЛИЕВА, фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев