Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәскәү салкыннары Татарстанга килә

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

(Казан, "Татар-информ"). Мәскәүнең аномаль салкын һавасы Татарстан территориясендә дә күзәтеләчәк, дип хәбәр Татарстан Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте.

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска имрәк булачак, ә урыны белән 15-18 гә кадәр, дип яза "Интерфакс".

Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлаганча, якындагы өч көндә аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кар явачак.

22 февральдә төнлә һава температурасы 12 - 17 градус, аязган вакытта 21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 7-12 градус салкын булачак.

23 февральдә салкынайтачак. Шулай итеп, төнлә минималь һава температурасы 17-22 градус, аязганда 25 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана. Көндез 11-16 градус салкын булыр, дип көтелә.

24 февральдә дә салкын булачак. Төнлә -18..-23 градус, ә аязганда -24..-29 градус булачак, көндез - 12 - 17 градус салкын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев