Фото: Кукмараның “Кыңгырау” балалар бакчасында “Керән базары” дип исемләнгән бәйрәм узды
Хәбәрләр

Фото: Кукмараның “Кыңгырау” балалар бакчасында “Керән базары” дип исемләнгән бәйрәм узды

Тамашачы алдында 50нче еллардагы чынбарлык - базар күренеше тасвирланды

Бүген Кукмараның "Кыңгырау" балалар бакчасында "Керән базары" дип исемләнгән бәйрәм узды. Чараны балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче Рәйхана Степанова оештырды. Тамашачы алдында 50нче еллардагы чынбарлык - базар күренеше тасвирланды. Тәрбиячеләр, тәрбияче ярдәмчеләре һәм балалар катнашындагы бәйрәмдә татар, рус, удмурт халкының җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре яктыртылды.

- Туган тел көне уңаеннан шундый кызыклы чара үткәрергә уйладык. Керән базары - Кукмарабызда гына булган бердәнбер базар. Анда төрле җиләк-җимеш, яшелчәдән тыш, файдалы керән тамырына кадәр сатылган. Базарның урыны туган төбәкне өйрәнү музее каршында икәнлеге билгеле, -дип сөйләде Рәйхана ханым.

Бу хакта тулы язма газетаның киләсе саннарының берсендә биреләчәк.

Йолдыз НИЗАМИЕВА

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев