Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 9 меңнән артык өлкән кеше диспансеризация узды

Пассажирларны бушлай, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне транспортлау өчен җиһазландырылган махсус автомобильдә китерәләр.

2024 елның беренче ике аенда авыл җирлегендә яшәүче 9 547 өлкән кешене диспансеризация, вакцинация уздыру, планлы госпитализация һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен Татарстанның медицина учреждениеләренә алып барганнар. Бу ярдәм «Демография» илкүләм проекты кысаларында оештырыла, дип яза «Татар-информ» МА.

Пассажирларны бушлай, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне транспортлау өчен җиһазландырылган махсус автомобильдә китерәләр. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә диспансеризация авыруларны иртәрәк белү, шул исәптән социаль әһәмияткә ия инфекцион булмаган аерым авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар уздыру максатында үткәрелә, дип искәрттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Быел бу эш белән 57 меңләп татарстанлыны колачларга планлаштырыла.

Өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү чаралары Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында башкарыла. Дәүләт башлыгы өлкән буынны кайгырту өстенлекле бурычларның берсе булуы турында күп тапкырлар белдерде.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk