Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда 264 яшь һәм социаль эшмәкәр грант алуга гариза тапшырган

Грантка дәгъва итү өчен «Минем бизнес» үзәгенең белем бирү программаларында катнашу да шарт булып тора.

Татарстанда яшь һәм социаль эшмәкәрләр өчен грант алуга 264 гариза кабул ителгән. Социаль предприятиеләрдән – 73, ә яшь эшмәкәрләрдән (25 яшькәчә) 191 гариза килгән. Грант нәтиҗәләре быел ноябрь аенда игълан ителәчәк.

Грантның минималь суммасы – 100 мең сумны, максималь суммасы 500 сумны тәшкил итә. Бер шарт бар: эшмәкәр проект хакының кимендә 25 процентын финанслашырга тиеш, дип искәртәләр ТР Икътисад министрлыгында. Грант акчасын бизнес-проектларны гамәлгә ашырганда бина арендалау яки ремонтлау, җиһазлар яки транспорт чарасы сатып алу һәм башка шундый максатларга юнәлтергә ярый.

Гаризалар 24 августтан 22 сентябрьгә кадәр «Минем бизнес» үзәгендә кабул ителде. Бу – «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында тәкъдим ителә торган дәүләт ярдәме. Грантка дәгъва итү өчен «Минем бизнес» үзәгенең белем бирү программаларында катнашу да шарт булып тора.

Әлеге бәйге нәтиҗәләре буенча илкүләм проект кысаларында быел үз проектларын тормышка ашыру һәм үстерү өчен 119 эшмәкәр дәүләттән барлыгы 47 миллион сум алды инде.

Эшмәкәрләр кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышу һәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгендә бушлай хезмәтләр алуга кагылышлы сораулар белән +7(843)524-90-90 телефоны буенча Үзәкнең «кайнар линия»сенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев