Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Кукмара районында яшәүче 392 өлкән яшьтәге кеше «Демография» илкүләм проекты буенча медицина тикшеренүе узды

2020 елда авыллардан 1400дән артык пенсионер медицина оешмаларына китереләчәк.

Быел «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Кукмара районының авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 392 кешесе диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен район медицина оешмаларына китерелде. Бу хакта «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нурсөя Мөбарәкова хәбәр итте.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, диспансерлаштыру 1 апрельдән вакытлыча туктатылды.

Ел ахырына кадәр авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 1416 кешене медицина оешмаларына алып килү планлаштырыла.

Быел Татарстан буенча барлыгы 21 мең 589 өлкән кеше медицина тикшерүе узган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Быел инвалидларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны даими карап-тәрбияләү программасында республиканың 13 муниципаль районы катнашачак. Бу программа буенча Кукмара районыннан 86 пенсионер һәм инвалидка социаль хезмәт күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk