Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Кукмара районында 90нан артык кеше илкүләм проект буенча бушлай яңа һөнәр үзләштергән

Программа «Демография» илкүләм проекты кысаларында эшли.

Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә үзәктә 45 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. 

Ә менә вакансияләр исә бик күп, 200дән артык. Бу исә бер эшсез кешегә дүрттән артык вакансия туры килә, дигән сүз. Күргәнегезчә, аз түгел. Торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы, сәүдә, төзелеш, сәнәгать, җәмәгать туклануы, социаль тармак, мәгариф — кайсы гына өлкәне алма, һәммәсенә эшләргә хезмәткәрләр кирәк. 

«Эш эзләүчеләргә белемнәре буенча туры килгән эш урыннарын тәкъдим итәр өчен оешма-предприятиеләр безгә һәрдаим вакансияләр хакында хәбәр итә. Әйтик, токарь, эретеп ябыштыручы, шофер, электрик, машинист-экскаваторчы, тегүче, хисапчы, икътисадчы, социаль хезмәткәр, психолог, укытучы, табиб вакансияләре аеруча еш булып тора. Без исә эш сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең гозерен яхшылап тыңлап, аларның теләкләрен искә алып, теге яисә бу оешмага җибәрергә тырышабыз. Әмма аларның һәммәсе дә без тәкъдим иткән вакансияләр буенча эшлим дип тормый. Берсен — эш графигы, икенчесен хезмәт хакы канәгатьләндерми, дигәндәй. Үзара сөйләшә, аңлаша торгач, уртак бер фикергә киләбез. Ияләнеп киткәч, күбесе шунда даими эшкә урнашып та кала. Үзәктә „Эш бирүчеләр клубы“, „Киләчәгең — синең кулларда“ дигән проектлар тормышка ашырыла. Без алар кысаларында җитәкчеләр, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү максатында, өлкән сыйныф укучылары белән очрашабыз, ярминкәләр вакансиясе оештырабыз. „Демография“ илкүләм проектының „Мәшгульлеккә ярдәм итү“ федераль проекты буенча эшсез кешеләр төрле программалар буенча бушлай укый, үзенә икенче бер белгечлек тә үзләштерә ала. Узган ел 90нан артык кеше яңа һөнәрле булды», — ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Әсхәт Җиһаншин.

Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге укучы балаларны да игътибардан читтә калдырмый. Узган ел 210 бала каникуллар чорында, дәресләрдән тыш вакытларда эш урыннары белән тәэмин ителгән. Быелның гыйнвар аеннан 58 мәктәп укучысы дәрестән соң Нурминкә елгасы яр буеннан салынган күпернең карын көри икән.

«Яшүсмерләргә район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән 2650 сум матди ярдәм күрсәтелә, шулай ук эш сәгатеннән чыгып, хезмәт хакы да түләнә. Акча эшлим дигән егет-кызлар җәйге чорда да төрле оешмаларда үз көчләреннән килерлек эшләрне башкара. Без алар өчен бары шат кына. Беренчедән, ул — хезмәт тәрбиясе, икенчедән үзең эшләп тапкан акча күпкә кадерле була», — ди үзәк директоры. 

Районда үзәк тарафыннан матди ярдәм алып, үзмәшгульлек, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә юк түгел. Узган ел әнә шундый теләк белән 17 кеше мөрәҗәгать иткән һәм үз эшен башлап җибәргән булса, быел инде 6 райондашыбыз бизнес-проектын эксперт комиссиясенә тәкъдим итәргә әзерләнә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев