Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Казанда илкүләм проект буенча мәктәп һәм өч балалар бакчасы сафка басачак

Мәктәп – 1,5 мең урынга, ә балалар бакчалары 710 балага исәпләнгән.

Башкалабыз Казан шәһәрендә 2021 елның ахырына кадәр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп һәм 710 балага исәпләнгән өч балалар бакчасы төзеләчәк. Бу турыда «Татар-информ»га ТР Төзелеш министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Казанның Ершов урамындагы „Арт-Сити“ торак комплексында бассейнлы мәктәп, „Весна-2“, „Салават күпере“ һәм „Новые Горки“ торак комплексларында балалар бакчалары тапшырылачак», — дип билгеләп уздылар министрлыкта.

Шулай ук 2021 ел ахырына кадәр илкүләм проект буенча «Лето» торак комплексы өчен тышкы челтәрләр төзү тәмамланып, «Светлая долина» торак комплексында өске су чистарту корылмаларына реконструкция ясалачак.

Россия Президенты тәкъдиме белән 2019 елдан башлап Россиядә илкүләм проектлар тормышка ашырыла. Болар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk