Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Илкүләм проект кысаларында хатын-кыз эшмәкәрләрне экспорт нигезләренә өйрәтәчәкләр

Программада катнашучыларны 12 тематик блок, аерым мисалларны анализлау һәм квалификацияне күтәрү турындагы таныклык көтә.

Татарстанда эшмәкәр хатын-кызлар өчен ике көнлек укыту оештырылачак. Анда катнашучылар Россия һәм халыкара базарларда эшләү үзенчәлекләре буенча белемнәрен күтәрә алачак. Бушлай укыту Казандагы «Минем бизнес» үзәгендә узачак, дип яза «Татар-информ» МА.

Программада катнашучыларны 12 тематик блок, аерым мисалларны анализлау һәм квалификацияне күтәрү турындагы таныклык көтә.

Укыту программасы түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:

  • Эшмәкәрнең тормыш циклы;
  • Салым салу нигезләре;
  • Бухгалтерлык исәп-хисабын оештыру һәм алып бару;
  • Финанс яктан планлаштыру һәм анализ нигезләре;
  • Банклар белән эшләү;
  • Экспортка кадәр этапта эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү чаралары;
  • Экспортка әзерлек;
  • Экспортка эшләгәндә салым салу үзенчәлекләре;
  • Экспортка эшләгәндә бухгалтерның өстәмә бурычлары;
  • Экспортка эшләгәндә финанс яктан планлаштыру;
  • Экспортчылар һәм импортчылар өчен финанслау чыганаклары һәм экспортчыларга финанс ярдәме күрсәтү;
  • Экспортчы белергә тиешле мәгълүматлар.

Программада шәхси эшмәкәрләр, җитәкчеләр, милекчеләр һәм компаниядә карарлар кабул итә торган затлар катнаша ала, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Катнашу өчен сылтамасы буенча урнашкан анкетаны тутырырга кирәк.

Эшмәкәрләр теркәлү һәм катнашуга кагылышлы сораулар белән Экспортка ярдәм итү үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)222-90-60 (өстәмә 272, 278, 279, 313, 316). Шулай ук «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны эшли: +7(843)524-90-90.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев