Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

Илкүләм проект буенча Казанда сугыш геройлары исемен йөрткән урамнар ремонтланачак

Бу ремонт эшләре илкүләм проект нигезендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

2024 елда Казанның Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән Гаврилов һәм Заслонов урамнарына ремонт ясалачак. Бу ремонт эшләре илкүләм проект нигезендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үткәрелә, дип яза «Татар-информ» МА.

Яңа Савин районындагы Гаврилов урамында ремонтлана торган участокның (Маршал Чуйков урамыннан Хөсәен Ямашев проспектына кадәр) озынлыгы 900 метрны тәшкил итә. Юл эшләренә төбәк бюджетыннан 147 миллион сум бүленә. Урам Советлар Союзы Герое – совет офицеры, майор, 1941 елда Брест кирмәнен саклауда катнашкан Петр Михайлович Гаврилов хөрмәтенә аталган.

Башкаланың Вахитов районында Заслонов урамы ремонтланачак. Төзекләндерелә торган участокның озынлыгы 280 метрны тәшкил итә һәм аны финанслауга шулай ук Татарстан бюджетыннан 60 миллион сум юнәлдерелә. Әлеге урам Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы елларында Белоруссиядә партизан хәрәкәтен оештыручы һәм җитәкләүчеләрдән берсе булган Константин Сергеевич Заслонов исемен йөртә.

Юл участокларында булган асфальт-бетон япма өске катлауга вак ташлы-мастикалы асфальт-бетон җәеп ремонтланачак, өсте яктылыкны чагылдыра торган яңа юл билгеләре урнаштырылачак, дип ачыклык керттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Татарстанда автомобиль юлларын һәм ясалма юл корылмаларын норматив хәленә китерү буенча «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының «Төбәк һәм җирле юллар челтәре» федераль проекты кысаларында федераль бюджет белән берлектә финанслана торган чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Әлеге максатларга 2024 елда Татарстан бюджетында 2 миллиард 996,2 миллион сум каралган, аның 2 миллиард 426 миллион сумы федераль бюджеттан бирелә.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырылып килә. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек 10нан артык юнәлешне колачлый. 29 февральдә Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясап, дәүләт башлыгы яңа илкүләм проектлар тормышка ашырыла башлаячагын игълан итте: алар – «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады».

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk