Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Илкүләм проект кысаларында

2023 елда Татарстанда юлларны үстерүгә илкүләм проект буенча 11,2 млрд сум тотылачак

Әлеге сумманың 5,8 млрд сумы республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләрендәге транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлдереләчәк.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 2023 елда Татарстанда юллар төзү һәм төзекләндерүгә 11,2 млрд сум бүленеп биреләчәк. Әлеге сумманың 5,8 млрд сумы республика бюджетыннан төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын ремонтлауга һәм шәһәр агломерацияләрендәге транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Тагын федераль бюджеттан 1,4 млрд сум Казандагы инфраструктураны үстерүгә биреләчәк. Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерү өчен 3,8 млрд сум каралган. Шул исәптән, 3 млрд сум – федераль бюджеттан, ә 700 млн сумнан артыгы – республика бюджетыннан.

Интеллектуаль транспорт системаларын кертү өчен федераль бюджеттан 224,3 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла, дип яза «Татар-информ» МА.

 

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk