Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Быел «Әсәнбаш» хуҗалыгында 2660 гектарга сабан культуралары чәчәргә планлаштыралар

Быел хуҗалыкта чәчү кампаниясен дүрт чәчү комплексы һәм дүрт СЗ-3,6 чәчкече белән башкарып чыгарга уйлыйлар.

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте уңганнары, районда беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Әлеге хуҗалыкның «Әсәнбаш» бүлекчәсендә булып, эш барышы белән танышып кайттык. Анда игеннәрне өстәмә тукландыру тәмамланган, беренче апрельдән тырмага төшкәннәр.

«Башка елларны иң соңыннан өлгерә, трактор тәгәрмәче бата торган урыннар да җилләп бетте, диярлек. “Заря” бүлекчәсе ягындагы басуларда һәрвакыт эшкә берәр айга соңрак керешә идек, быел алар да калышмый. Көннәр уңай торса, озакламый чәчү дә башланыр», - диде җәмгыятьнең директоры Рөстәм Мөбарәкшин.

Хуҗалыкның 10 мең 152 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 7052 гектарында быел язгы кыр эшләре башкарылачак. Бөртеклеләрне 2660 гектарга чәчәргә планлаштыралар. Ә азык культураларыннан берьеллык үләннәр, кукуруз, рапс игеләчәк. Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 1500 гектар җирне били. Быел аның 600 гектардан артыграгы яңартылачак, диделәр. Ә 2020 ел уңышы өчен көзге культуралар 1100 гектарга чәчелгән.

«Тулаем алганда уҗымнар кышны әйбәт чыкты, алай куркыныч мәйданнар юк. “Заря” бүлекчәсендә генә бер басуда яңадан чәчәсе җирләр булырга мөмкин. Без чәчү кампаниясенә әзер. Орлыклар җитәрлек тупланып, чистартылып куелды. Шушы арада агулый да башларбыз, дип уйлыйм. Чәчүлек материалның төп өлеше яңартылды: “Тойма”, “Восток” җәмгыятьләреннән сыйфатлы бодай, арпа орлыклары сатып алдык», - диде хуҗалыкның агрономы Рамил Гатауллин.

Быел хуҗалыкта чәчү кампаниясен дүрт чәчү комплексы һәм дүрт СЗ-3,6 чәчкече белән башкарып чыгарга уйлыйлар. Моның өчен машина-трактор паркын тагын бер чәчү комплексына баетканнар. Техникаларның барысына да механизаторлар тупланган.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk