Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Ник соң бу шулай?!

Дәвамы.

Башы 3 гыйнвар8 гыйнвар11 гыйнвар15 гыйнвар26 гыйнвар3 февраль17 февраль2 март9 март21 март28 март29 март, 31 март

Бу хәсрәтле хәбәрне ишетеп, Нәсимә и елады, и елады. Дөньяда иң зур терәге җимерелеп төшкәндәй булды. Үләргә генә кайтып киткән икән изге күңелле карчык, дип тәкрарлый-тәкрарлый елады. Әмма үлгән артыннан үлеп булмый, яшәргә  кирәк, балалары өчен дә яшәргә кирәк. Ул хәзер бары тик үзенә генә таяна ала. Шуны ачык аңлады. Шөкер, ул инде әкренләп аякка басты, үзен көннән-көн ышанычлырак сизүе арта тора. Сыерын да үзе сава башлады. Авызына җылы су белән башак керә башлагач,  малкай сөтне мулрак бирә икән. Сарыклары да аны сагынып өлгергәннәр. Яннарына чыгуга апаларын урап алалар, шатлангандай мәэлдәшәләр. Әниләренең  халәте малайларга да  күчкәндәй булды, алар да ничектер тернәкләнеп китте. Марселе инде тәпи йөри башлады. Артыннан гел карап торырга кирәк. Өйнең һәр почмагына барып җитә, каядыр үрмәли, нәрсәнедер йолкып алырга гына тора. Шуңа күрә Нәсимә Мәликнең килүенә шатланып бетә алмады. Берәр атна гына булса да Марселе белән уйнап торыр, дип сөенде. Ә тегесе мин хәбәр генә китердем, кайтып китәм, дип кенә тора. Апасы аны көн саен ялынып-ялварып дигәндәй, тагын бер генә кич кун инде, дигәләп калдыра. Менә иртәгә килгәненә бер атна тула. Кеше бете кешедә тормый, дигәндәй, аны әллә ни озак тотып булмас шул. Артыннан эзли килүләре дә бар. Кайтмагач, әнисе инде ут йота торгандыр. Телефон дигән нәрсә булсын иде ул. Безнең авылда мәктәптә бар барын, әмма Арпаязда юк шул. Ул тирәдә иң якын телефонлы авыл – Пычак. 
 
Ходайның барлыгына моңа кадәр дә шикләнми иде Нәсимә. Әмма бүген тагын бер тапкыр инанды. Көтмәгәндә Кече Көектән Ләбибә апасы килеп чыкты. Калын йон шәлгә төренеп, күчтәнәчләр күтәреп, уйламаганда килеп керде ул. Наил тугач, аның әле килгәне юк иде. Шуңа күрә бәби ашына дип,  коймак, гөбәдия ише йорт ризыклары пешереп китергән. Шулар өстенә төенчегеннән урман чикләвекләре, миләш сабаклары, җир җиләге кайнатмасы чыгарып тезде. Өйгә аларның хуш исе таралды.

 – Атна-ун көнгә торырга дип килдем, шәт, каршы килмәссең.

 – Ничекләр каршы килим? Әле менә бу малайны бер көн тор, ике көн тор, дия-дия тотам. Инде әнисе янына кайтасы килә бахырның. Ул китсә, нишләрмен дип тора идем. Ходай үзе кушкандыр, ярый син килеп чыктың, рәхмәт төшкере.

 – Менә урманнан җыйган, төрле сихәт бирә торган үләннәрем бар, шулар белән юындыргач, малайларның тәннәре рәхәтләнеп китәр. Алар синең үзеңә дә артык булмас.  

Нәсимәнең өе тагын матурланып китте, күңел җылысы иңде. Аның килеп чыгуына иң сөенгәне Мәлик булмадымы икән әле. Нәсимә апасы авызыннан үзе өчен көтелгән сүзләр чыккач, ул хәтта түшәмгә сикерерлек булып куанды. Әмма бүген инде көн кичкә авышып бара. Аны кышкы кичтә беркем дә чыгарып җибәрмәс, шуңа күрә иртәгесен китәргә булды. Һәм шулай итте дә. Иртәнге чәйне эчкәч, саубуллашып, йөгерә-йөгерә юлга чыкты.
 
...Менә шулай Нәсимә үзе тырышып, ара-тирә туганнарының, якыннарының, күршеләренең ярдәмен тоеп, балалары үскәнен, аларның яше арткан саен, үзенә дә еллар өстәлә барганын сизми дә калды. Аралары ике яшь тә булмаган малайлар ничектер тигез үстеләр. Мәктәптә дә, күрше сыйныфларда гына булып, бер-берсенә ярдәм итешеп укыдылар. Марселе табигате белән йомшаграк булып, Наиле исә кыюлыгы, елгыррак булуы белән олырак тоела иде. Марсель һәрвакыт аңа юл куя торган булды. Әмма тора-бара Марсель буйга үсебрәк китте. Җиде сыйныфны тәмамлап, тракторчылар әзерли торган училищега барып кергәч, көч-куәткә дә тиенде. Инде Наил аны тора-бара абыйсы буларак кабул итә башлады. Шулай итеп, урыннары алышынды, дөресрәге, үз эзенә төште. Авылга кайтып, колхоз тракторында эшли башлагач, әниләре Нәсимәгә дә кинәнеп сулыш алу вакыты җитте. Азмы-күпме акчасын да бирә башладылар, көз көнендә ишек алдына машина олавы белән икмәк тә кайтып кергәч, башы күккә тигәндәй булды. Күптән инде өйне сипләтергә, яңа мунча салырга кызыгып йөри иде.  Наилен,  шоферлыкка  укып кайткач,  йөк машинасына утырттылар.

Ул да, каяндыр юнәтеп, бүрәнәләр, башка кирәк-яраклар  салгалап кайта башлады. Ике малай ике яктан йортка файдалы булырдай гамәлләре белән ананың  күңелен кинәндерде. Марсельнең тиздән армиягә китәр вакыты да җитә, шуңа кадәр бу зур эшләрне тизрәк башкарып чыгарга кирәк иде. 
 
Эшне мунча салудан башларга уйладылар. Ник дигәндә, җиткән егетләр була торып, күрше-күләннәрнекенә кереп юынып йөрү бер дә рәхәт түгел иде. Дуслары, авылдаш абзыйлар  булышлыгы  белән  бер дигән мунча калкып чыкты.

Авылдагы атаклы мич остасы Ягүр дәдәй  дә өлешсез калмады. Заманында Павал агайның ярдәмен күп күрдек, аның оныкларына ярдәм итү -  үзе бер игелекле эш, дип, күңелен биреп эшләде. Мичен хәтта аш әзерләрлек иттереп чыгарды. Ник дигәндә, өйне сүткәч, бу иркен мунчада вакытлыча торырга  кирәк булачагын да күздә тоттылар. Шуннан соң артык тәнәфес ясамыйча, өйне дә сүтеп алдылар. Өр-яңадан нигез салып, октябрь урталарына анысын да башкарып чыктылар. Өй миченнән беренче төтен чыккан көнне Нәсимә кичергән куанычлы хисләрне әйтеп-сөйләп бетерерлек кенә түгел иде. Аның бөтен уе, менә  Марселе армия хезмәтен үтәп кайтыр да, өйләнеп,  шушы нигездә  чып-чын хуҗа булып яшәр, иншалла, дип ялвару булды. Наиле бер генә урында тыныч кына утыра торган җан түгел, ул әле әллә кайларда оя корырга мөмкин. Алдагысын Алла белә, анысын да. Әле икесенең дә армия хезмәтләрен үтәп кайтасы бар. Өч ел аз вакыт түгел. Исән-сау йөреп, тагын да ныгып кайтырга насыйп булсын. Егет кешенең бурычы инде, нихәл итәсең. Әнә Нурхәят тәтәнең кечесе Фоат быел өчьеллык хезмәтен тәмамлый. Узган ел ялга да җибәрделәр үзен. Марсель, Нократ Аланына барып, аның белән күрешеп тә кайтты. Ун гына көнгә кайткан Фоат абый Кукмара мәдәният йортында  концертта да катнашты, ул армиядә тагын да ныгып, һөнәрләрен арттырып, кеше буларак тагы да ачыла төшкән. Мин дә армиягә барам, анда булган кеше әнә нинди үзгәреп кайта икән, дип, хәрби комиссариатка чакыруларын көтә башлады. 
Көтмәсәң дә, вакыты җиткәч, алар онытмый икән. Марсельне җәй уртасында ук әле комиссия үтәргә, әле ниндидер мәгълүматлар кирәк дип аптырата башладылар. Октябрь аеннан да соңга калмыйча җибәрербез, дигәннәр. 
 
Хәере белән, исән-сау барып  кайтырга насыйп булсын. Аннан тагын бер елдан Наиленә дә чират җитә. Үз нәүбәтләрендә барып кайтулары -  үзе бер күңелле хәл. Армиягә яраклы икән, исән-саулар дигән сүз. Шөкер, бер-берсенә иптәш, кулдаш булып үстеләр. Бу көннәрне әтиләре генә күрә алмады, ничек сөенер иде. Үлгәннәрнең генә көннәре бетә, исәннәр Ходай ярдәме белән тернәкләнәләр, яшәргә тырышалар. 
 
Сүзләре дөрес булып чыкты, чираттагы чакырудан Марсель кулына октябрь ае ахырында армиягә китәргә дип, чакыру кәгазе тотып  кайтты. Кемнәрдер мондый чакта ял итә, кунакка йөри, мәҗлесләр оештыра башлый. Мондый нәрсәләр Марсельнең уенда да юк. Ул, киткәнче, күңелне борчып торган эшләрне башкарып бетерергә тырыша.  Наил белән бергә өй бүрәнәләре  араларыннан бүселеп торган сүсләрне кагып кую, бакча киртәләрен тотып бетерү, лапас өстендәге такта түбәнең күләгәле ягындагы муртайган такталарны алыштыру кебек эшләр белән мәш килә. Кышка сакларга салынган бәрәңге чокырын да салкын төшмәслек итеп ябып куярга кирәк. Авыл йортында эшнең бетәсе юк. 

Шул мәшәкатьләр  белән мәш килеп, атнаның узганы да сизелмәде. Инде иртәгә китәсе дигән көнне егетләрнең икесен дә аргы яктагы туганнары кичке чәйгә чакырдылар. Наилнең ниндидер шөгыле килеп чыктымы, аларга Марсель үзе  генә китте. Әнисе аның артыннан кычкырып калды:

 – Бик озак утырма, мунча керәсең дә бар!

Көзге көн иртә караңгылана. Нәсимә мич ашларын да өлгертте, мунчасын да җиткерде. Малайлар юк та юк. Ниһаять, Наиле кайтып керде.

 – Марсель кайда, әни? Хәзер иптәшләр килеп җитә. Бераз мәҗлес ясап утырып алырбыз, дигән идек.

 – Мин  үзем дә аны көтеп  ардым инде. Аргы як абыйларың белән саубуллашып кайтырга дип киткән иде. Һаман да юк. Озак тормам, дигән иде. Ул кадәр иркенләп утырмасалар да ярар иде... Марсель карусыз шул инде. Кыстагач, кузгалырга кыймыйча утыра торгандыр.

Наил ишеккә таба юнәлде: 

 – Хәзер алып кайтам мин аны. Малайлар килсә, җибәрмә, өйдә генә утырсыннар.

Иптәшләре Наилнең каршысына ук очрадылар, ахры. Ишек алдында аларның сөйләшүләре ишетелде. Бераздан тавышлары ишетелми башлады, күрәсең, алар Наилдән башка өйгә керәсе итмәделәр.
 
Тагын берәр сәгать үтте. Кайтучы да, китүче дә юк. Нәсимә шактый ук борчыла башлады.  Инде аргы якка ике түгел, өч барып кайтырлык вакыт үтте. Ананың йөрәге чынлап ук борчыла башлады. Әллә берәр хәл булганмы? Ул, киенеп, урамга чыкты. Караңгыда берни дә күренми. Өй тәрәзәләреннән төшкән саран ут шәүләләре караңгы урамга нинди дә булса яктылык бирә алмый иде. Кибет ягыннан ниндидер тавышлар ишетә башлады. 

Шул шау-шу арасыннан ул Наилнең сүзләрен  аермачык ишетеп алды:

– Бу хәлне  әнигә ничек итеп әйтербез инде?

Нәсимәнең өстенә кайнар су сипкәндәй булды. Тәне кызышып китте, шул ук вакытта салкын тир бәреп чыкты. Йөрәге урыныннан өзелеп төшкәндәй булды. Марсель?! Ул, аякларын өстерәп, әлеге тавышлар килгән якка атлады. Әмма андагы кешеләр аска – инеш буена төшеп китте. Нәсимә яр өстендә тукталып калды. Аста кешеләрнең борчылып сөйләшкәннәре ишетелә, кемнеңдер кычкырып әйткән тавышы аермачык булып яңгырады.
 
Дәвамы алдагы санда
 
 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk