Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА автор яңалыклары
-
Кукмараның «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә республика программасы буенча төзекләндерү эшләре бара
Программаны гамәлгә ашыру социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен уңайлырак шартлар тудыруга, шулай ук аларга күрсәтелә торган ярдәмнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәчәк.
-
Кукмарада «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач үсентеләре утырттылар
«Дан аллеясе» каршындагы территориягә 80 төп чыршы үсентесе утыртылды.
-
Кукмаралылар «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылды
Катнашучылар 45 минут эчендә тест сорауларына җавап бирде.
-
Кукмарада узган “Автобус” операциясе барышында кагыйдә бозуның 7 очрагы ачыкланган
23 апрельгә кадәр районда “Автобус” операциясе узды.
-
Кукмараның «Чулпан» балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган семинар узды
Анда Арча, Саба, Балтач районнарыннан, Яшел Үзән, Сосновка, Казан һәм Кукмарадан вәкилләр катнашты.
-
Кукмарада укучылар катнашында «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры узды
Чарада 29 команда катнашты.
-
Мошенниклар Кукмара районында яшәүчеләргә ел башыннан 8,5 миллион сумнан артык зыян салган
Быелның беренче кварталында районда мошенниклыкның — 20, банк картасыннан акча урлауның 5 очрагы теркәлгән. Халыкка килгән зыян 8 миллион 746 мең 375 сумны тәшкил итә.
-
Сугыш - документларда: 1941-1945 елларда Кукмара районы халкының батырлыгы һәм фидакарь хезмәте турында
Бер айдан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бик күп гаиләләргә үзенең канаты белән кагылып, илебез азатлыгы өчен көрәшкән никадәр ир-егетнең гомерен ала, хатыннарны тол, балаларны ятим итә әлеге канкойгыч сугыш. Тылдагы тормышның авырлыклары да сүз белән генә әйтеп бетерерлек булмый...
-
Кукмараның Никахлашу сараенда йөкле ханымнар өчен бәйрәм узды
Чара соңында теләкләр әйтеп, күккә шарлар җибәрелде.
-
Кукмарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе үтте
Коллегия «Өзлексез белем бирү контекстында математик һәм табигый-фәнни белем бирүне үстерү» дигән темага багышланган иде.
-
Кукмара районының Балыклы авылы клубында зур күләмле ремонт эшләре бара
Төзекләндерү «Гаилә» илкүләм проектына керүче «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча алып барыла.
-
Кукмаралыларны Казан табиблары кабул итте
«Бердәм Россия көне» проекты һәм «Сәламәт киләчәк» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы үзәк дәваханәсенә республика балалар килинк дәваханәсе табиблары һәм төбәкара клиник-диагностика үзәге белгечләре килде.
-
Кукмара Дәүләт автоинспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган электр самокатында йөрүче балаларга кисәтү карточкалары тутырган
Әлеге укучылар белән кисәтү әңгәмәсе уздырылды, «Тукта, тормышыңа куркыныч яный» дигән карточкалар тутырылды һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә җибәрелде.
-
Кукмара районыннан Марат Рәхимҗанов илебез тынычлыгы өчен көрәште
«Марат Рафаэль улы илебезнең, районның патриоты булып күңелләргә кереп калачак», — диде район башлыгы.
-
Кукмара районы: 2025 елда территориаль юлларның кайсы өлешләре яңарыш кичерәчәк?
Юл челтәрен төзекләндерү республика һәм федераль программалар буенча алып барылачак.