Кукмарада узган “Автобус” операциясе барышында кагыйдә бозуның 7 очрагы ачыкланган
23 апрельгә кадәр районда “Автобус” операциясе узды.
Әлеге кисәтү чарасының төп максаты - пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау, иминлекне тәэмин итү. Операция кысаларында район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерүләр үткәрелде.
- Без даими рәвештә рейдлар оештырабыз һәм автобус йөртүчеләрнең йөртү таныклыгын, юл кәгазен, мәҗбүри иминият полисын һәм башка документларын тикшерәбез, шулай ук төзек булмаган транспортта йөрүчеләр дә аерым игътибарга алына. Операция барган чорда 7 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Болар: дәүләт номерлары укылмый торган транспортта йөрү – 1 очрак, иминлек каешы куймау – 5 очрак, техник яктан төзексез транспорт белән хәрәкәт итү – 1 очрак. Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләр җәзага тартыла. Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, тиешле таләпләрне үтәвен сорыйбыз, - ди район дәүләт автоинспекциясе инспекторы Руслан Самиков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев