Кукмараның Никахлашу сараенда йөкле ханымнар өчен бәйрәм узды
Чара соңында теләкләр әйтеп, күккә шарлар җибәрелде.
Күптән түгел Россиядә үзенчәлекле яңа бәйрәм — «Йөкле хатын-кызлар көне» үткәрелә башлады. Ул елга ике тапкыр — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә билгеләп узыла.
Кукмара районының ЗАГС бүлегендә йөкле хатын-кызлар өчен бәйрәм оештырылды. Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова, Кукмара чиркәве протоиерее Сергий атакай. Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллин, районыбызның баш абыстае Гөлсинур Аксанова, район үзәк дәваханәсенең акушерлык бүлеге мөдире Илнар Вәлиев, балалар табибәсе Лариса Димитриева, күп балалы әни Венера Сәләхетдиновалар чыгыш ясады, үзләренең иң изге теләкләрен ирештерде.
Концерт номерлары бәйрәмгә тагын да ямь бирде. Шулай ук чарага килүчеләргә мастер-класс та бик ошады.
Чыгышлардан соң Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Йөкле ханымнарның һәммәсенә бүләкләр бирелде, теләк теләп, күккә шарлар җибәрелде.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев