Сугыш - документларда: 1941-1945 елларда Кукмара районы халкының батырлыгы һәм фидакарь хезмәте турында
Бер айдан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бик күп гаиләләргә үзенең канаты белән кагылып, илебез азатлыгы өчен көрәшкән никадәр ир-егетнең гомерен ала, хатыннарны тол, балаларны ятим итә әлеге канкойгыч сугыш. Тылдагы тормышның авырлыклары да сүз белән генә әйтеп бетерерлек булмый...
Район Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Гөлнара Касыймова, муниципаль, Татарстан Республикасы Дәүләт архивлары материалларына таянып, 1941–1945 елларда халкыбызның батырлыгы, тырыш хезмәте турында сөйләде:
— Сау-сәламәт, армия яшенә җиткән ир-егетләр сугышка алынгач, бар авырлык хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, үсмерләр җилкәсенә төшә. Завод-фабрикада станоклар артына да алар баса, план тутыра, авыл хуҗалыгында да хезмәт куеп, иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, ындыр табакларында бил бөгә.
Киез итек фабрикасы ул вакытларда өч сменада эшли. 1941–1945 елларда фронт өчен 1 миллион 562 мең 928 пар киез итек җитештерелә, яу кырыннан кайтарылган 6 миллион пар киез аяк киеменә реставрация ясала.
Районда агач эшкәртү һәм аннан эшләнмәләр ясау, азык-төлек комбинатлары, халыкны торф, утын белән тәэмин итүче райтоп, заготзерно, кооператив сәнәгать предприятиеләре-артельләр эшли. Фронтка җибәрү өчен арба һәм чаналар да ясый, җылы баш һәм өс киемнәре дә тегә алар. Район газетасының 1943 елгы саннарының берсендә «Кызыл бүрекче» артелендә хезмәт куючылар турында язма басылып чыга. Анда фронтта булган бер хәл турында да бәян ителә. Разведкачы Корольков өч көнлек хәрби бурычтан кайтканнан соң башындагы бүреген сала да «Артель «Красный шапочник» дигән штамплы бирканы күреп ала. Янында басып торган сугышчан дусты Кукмара районыннан була. Ул аңа: «Бу бүрек мине саклады, юкса, колакларым өшегән булыр иде. Туган ягыңа кайткач, артельчеләргә минем исемнән рәхмәт сүзләре җиткерерсең», — дип әйтә.
Сугыш чорында районда 47 авыл хуҗалыгы артель-колхозы эшли. Хуҗалыклардагы трактор һәм машиналарның күбесе армиягә бирелә. Сугыш башланган елны районда атлар саны 5593 булса, ахырга таба 2520гә генә кала. Ир-атлар фронтта булгач, буразна арасына яланаяклы малайлар, чабаталы бабайлар баса, трактор руле артына хатын-кызлар утыра.
Архив мәгълүматларыннан билгеле булганча, колхозларда хезмәт көненең мәҗбүри минимумы елына 300гә кадәр арттырыла. Шуның өчен дә хатын-кызлар, кыска гына вакыт эчендә техниканы үзләштереп, фронтка киткән механизаторларны алыштыра.
Янил авылындагы машина-трактор станциясендә ирләр белән бергә хатын-кызлар да зур көч куя. Бригадир Сәгурә Мостафинаның исеме илгә тарала. Бөтенсоюз ярышларында катнашып, 4916 хатын-кыз арасында иң уңганы дип таныла, «СССРның иң яхшы тракторчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.
«Кызыл Татарстан» газетасының 1942 ел, 28 гыйнвар санында фронт өчен уңыш әзерләгән кукмаралылар турында язалар. «Кызыл сабанчы» («Красный пахарь») колхозы фронтка 300 центнер икмәк һәм бәрәңге җибәргән дип мисал да китерелә. Пычак авылында яшәүче өч фронтовик әнисе Хәерниса Нуриева үз хуҗалыгыннан колхозга 40 пот ашлык, 60 пот бәрәңге тапшыра.
Хәрби самолетлар төзелешенә район хезмәтчәннәре тарафыннан 1 миллион 200 мең сум акча җыела. Зур Сәрдек авылыннан Рәшит Латыйпов кына да 50 мең сум ярдәм кертә. Кукмара районына Югары Баш командующий Иосиф Сталинның Рәхмәт телеграммасы килеп ирешә.
Сугыш елларының авырлыкларына карамастан, күмәк хуҗалыклар берөзлексез илне икмәк, ит, сөт, кирәкле авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итеп тора. 1943 елның июлендә блокадалы Ленинградка ярдәм — 28 товар вагонында 150 баш мөгезле эре терлек җибәрелә.
Архив документлары арасында районның 1946–1950 елларда авыл хуҗалыгын торгызу һәм үстерү бишьеллык планының төп күрсәткечләре дә бар. Без анда 1940 елда цехта, дәүләт һәм кооператив сәнәгатендә район буенча тулаем продукция 8814,205 мең сум, ә 1945 елда 6848,718 мең сумны тәшкил итүен күрәбез. Кайбер предприятиеләр, әйтик, пищекомбинат, промкомбинат, райтоп, «Итекче», «Сталь», «Тун Бүрек» артельләре тулаем продукция күләмен арттырган, ә кайберләре, киресенчә, киметкән.
Хуҗалыкларда капиталь төзекләндерү сугыш чорында да тукталмый. Ашлык, яшелчә саклау урыннары, ат, сыерлар өчен тораклар төзелә.
фото: Киез итек фабрикасы архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев