Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылды

Катнашучылар 45 минут эчендә тест сорауларына җавап бирде.

«Җиңү диктанты» халыкара акциясе «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан 2019 елдан үткәрелә. 

Кукмаралылар «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылды

Әлеге масштаблы чарага кукмаралылар да актив кушылды. Кукмарада диктант ике мәйданчыкта: Зур Кукмара һәм Кукмара 4нче урта мәктәпләрендә узды. 

Кукмаралылар «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылды

Катнашучылар арасында җитәкчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, хәрби хәрәкәт, иҗтимагый оешма ветераннары, музей, хәрби комиссариат вәкилләре һәм башкалар бар иде. Алар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциягә багышланган 25 тест соравына җавап бирде.

Кукмаралылар «Җиңү диктанты» халыкара акциясенә кушылды

Эдуард Ишпулатов Нырьядан килгән. Ул балаларны тормыш иминлеге нигезләре һәм Ватанны саклау фәненнән укыта.

«"Җиңү диктанты"нда ел саен катнашырга тырышам. Анда гел яңалыклар була, мәгълүматлар үзгәреп тора. Быел махсус хәрби операциягә багышланган сораулар шактый иде. Тест биремнәренең берсе дә җиңел түгел, әмма кызыклы һәм уйлануга этәрә торган. Җавапларны дөрес билгеләгәнмендер дип ышанам», — ди Эдуард Ишпулатов.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев